Логотип
Сәламәтлек

Сездә бакыр җитәрлекме?

Бакыр акча турында түгел сүз, ә организмыгызда бакыр җитәрлек микән дип сорау.

Ул организмыбызда бара торган нейроэндокрин процессларны көйләүче буларак кирәк. Оксильлаштыру–тернәкләндерү процессы да бакырдан башка гына уза алмый. Ул кан ясалышы һәм кан әйләшене эшчәнлегендә дә актив катнаша. Азканлылык вакытында тимер препаратлары белән беррәттән бакырга бай ризыклар ашасаң, гемоглобин нормага тизрәк килә.

Күпләр ризык белән тәүлегенә 1 мг бакыр куллана. Аның яртысы сөякләргә һәм мускулларга китә. 10 проценты бавырга кирәк.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмсы белгечләре кешегә тәүлегенә 1,5-2 мг бакыр кирәген исәпләп чыгарган.

Бакыр җитешмәүнең билгеләре нинди?

Иң элек кеше рухи яктан талчыгу тоя. Аз гына берәр эш башкару да аны хәлдән тайдыра. Физик ару гына түгел ул, ә акыл аруы. Берни уйлыйсы килми, беркем белән аралашасы килми, беркая барасы килми... Танышмы бу халәт? Организмына бакыр җитмәгән кешене читтән карап торганда хиссез, салкын кеше дип кабул итәргә мөмкин. Ул артыгын елмаймас, артыгын еламас та, хисләрен дә белдермәс.

Даими рәвештә бакыр җитешмәвен иң башта калкансыман биз һәм хатын-кыз гормоннарын җитештерүче бизләр белеп ала. Күрем вакытлы-вакытсыз килә башлый, иргә карата теләк бетә, япь-яшь ханымнарда да климакс билгеләре күренә.

Аллергия белән еш интегүнең дә бер сәбәбе шушы бакыр җитмәү булырга мөмкин.

 

Әмма... бүген үк бакыр препаратлары куллана башларга ашыкмагыз әле. Бу – бик җитди препарат. Бөерләр сәламәт булмаганда бакыр куллану зарарлы булырга мөмкин. Шулай ук аларны антибиотиклар белән дә бергә эчәргә ярамый. Бакыр антибиотикларның тәэсирен киметә. Шуңа күрә дә теләсә нинди препарат куллана башлаганчы ТАБИБ БЕЛӘН КИҢӘШЛӘШҮ МӘҖБҮРИ!!!

 

Бакырны каян алырга?

Төп чыганак, әлбәттә үсемлекләр һәм терлектән алына торган ризыклар. Аларның составындагы бакыр күләме туфракка бәйле. Туфрактан үсемлекләр 4 процентка кадәр бакыр ала. Ә үсемлекләрдән безнең организмыбыз 10 процентын үзләштерә.

Иң күп бакыр терлек бавырында. Креветка, омар, лангустта да бакыр җитәрлек күләмдә.

Арахис белән әчтерхан чикләвегендә дә бакыр күп. Бакырга бай туфракта үскән кыяр, шпинат, какао куллану да әлеге элементка кытлыкны бетерә.

Бакыр шулай ук аз гына күләмдә кара ипидә, бәрәңгедә, йомырка сарысында, спаржада, карабодай ярмасында бар.

 

Белә идегезме?

Сары чәчкә караганда карасында бакыр күбрәк була икән. Чәчнең иртә агаруында да бакыр гаепле. Ул җитешмәсә, әнә шулай «көмеш»

куна башлый.

 

Бакыр табакта варенье кайнатырга ярамый. Беренчедән, бакыр савытка салуга, җимешләрдәге С витамины таркала. Бакыр табак җылынганда, җимешләрдәге органик кислоталар бакыр белән реакциягә кереп, организм өчен агулы кушылма барлыкка килә.

 

Элек кәефе булмаган, кызып китүчән кешеләргә бакыр тәңкә салынган су эчерткәннәр.

 

Бакыр беләзекләр киеп йөрү эчтәге начар энергияне суыра дип исәпләнелә. Бакыр беләзек яки йөзек астында тән зәңгәрләнсә, кешенең тәнендәге бозык, күз тию, кара уйлар чыга дип санала.

 

Имчеләр буыннар авыртканда тәнгә бакыр әйбер куеп торырга куша. Бакыр ялкынсынуларны дәваларга булыша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар