Логотип
Сәламәтлек

Озын гомернең сере – суда

Борынгы ата-бабаларыбыз «үле» суны терлеккә генә эчерткән, ди белгечләр. Хәзер без эчә торган су нәкъ шундый.

Заманча фән суны «үле» һәм «тере»гә бүлә. «Тере» су ярдәмендә борынгылар яраларны төзәткән, балаларын дәвалаган. Яшь һәм озын гомерле булуның сере дә – «тере» су, ди белгечләр. 


Тора-бара кеше организмындагы су кими, шуңа күрә ул картая башлый. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, яңа туган сабыйның организмында 95% су бар, 14 яшьтә ул 85% тәшкил итә. Өлкән яшьтәгеләрдә нибары 65% кенә кала. Картаюны тиешле күләмдә «тере» су эчеп кенә акрынайтырга мөмкин.  


«Тере» су рецепты бик гади. Моның өчен гади пластик шешәләргә су тутырырга кирәк. Ләкин тутырып бетермәгез, урын калсын. Капкачын нык итеп ябыгыз да, суыткычка (морозильник) катырырга куегыз. Су бозга әйләнергә тиеш. Аннары алып эретегез. Су бүлмә температурасы кадәр җылынырга тиеш. 


Белгечләр фикеренчә, мондый су организм өчен кирәк булган бөтен үзенчәлекләргә дә ия. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар