Логотип
Сәламәтлек

​Овуляция хакында 6 факт

 
 Кызганыч, бу хакта ачыктан-ачык сөйләшмиләр. Мәктәптә дә өйрәтмиләр. Дөрес, күпләр овуляциянең аталанырга әзер булган күкәй күзәнәге булу билгесе икәнен  генә беләләр. Ә тагын нәрсәне белү мөһим? 

 

1. Овуляция көннәре үзгәрергә мөмкин  

Өлгергән күкәй күзәнәге күкәйлек фолликулыннан корсак куышлыгына циклның 13-15 нче көннәрендә чыга. Ләкин бу төгәл дата түгел. Моннан кала, кайбер циклларда овуляция бөтенләй булмый. 

 2. Овуляция күп тапкыр була 

Хатын-кыз тормышында ул уртача 400 тапкыр була. Бу санга контрацептивлар, йөклелек, бала имезү тәэсир итә. Шулай ук ашкайнату системасы эшчәнлеге бозылу, поликистоз да үзгәртергә мөмкин.  

3. Овуляция бик күптөрле факторларга бәйле 

Күкәй күзәнәгенең үсүе – репродуктив гормоннарның билгеле бер тирбәлешенә җавап. Шулай ук көтелмәгән әйберләр – ризык, эмоцияләр, хәтта хатын-кызның социаль хәле, ел фасыллары үзгәреше, начар гадәтләр, кан басымы үзгәреше дә күкәй күзәнәгенең өлгерү-өлгермәвенә бәйле.   

4. Баш мие дә мөһим роль уйный 

Баш мие белән овуляция сез уйлаганнан күпкә тыгызрак бәйләнгән. Баш мие команда биргәч, фолликуланы стимуллаштыручы гормоннар чыга башлый. Шул рәвешле, фолликула үсә. Иң уңышлысының диаметры ике сантиметрга кадәр үсәргә мөмкин. Эстроген гормоны югары дәрәҗәсенә җитеп, барысы да әзер булгач, баш мие петидлы гормон чыгарырга команда бирә, шуннан соң гына овуляция була.  

5. Аның бурычлары күп 

Овуляция аркасында организмда эстроген һәм прогестерон гормоннары кирәкле күләмдә эшләнә. Ә сөякләрнең ныклыгы, йөрәк эшчәнлеге, психик сәламәтлек әнә шуларга бәйле.  

6. Спазм булдырырга мөмкин 

Овуляция көннәрендә һәр бишенче хатын-кыз корсак астында җиңелчә генә чәнчешү тоярга мөмкин. Әгәр аңа игътибар итәсез икән, бу циклда күкәй күзәнәгенең кайчан өлгерүен аңлаячаксыз. Әлеге чор авырга үтәргә теләгән хатын-кызлар өчен алтын бәһасенә тиң.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар