Логотип
Сәламәтлек

Организм ни турында сөйләргә тели?

Эчебездә ниләр булып ятуы хакында тәнебез безгә үзе хәбәр бирергә тырыша.



Эчебездә ниләр булып ятуы хакында тәнебез безгә үзе хәбәр бирергә тырыша. Нинди дә булса җитди чиргә әйләнми торып, кайчак без бу билгеләргә артык игътибар да биреп бетермибез. Сәламәтлегебез турында организм юллаган хәбәрләрне укырга өйрәнү бер дә комачауламас иде югыйсә. 

 

Эч күбү 


Эч күпергәндә ашказаны киңәйгән кебек тоела. Ашказаны артык тулганга күрә шулай килеп чыга. Тәнебез бу рәвешле ризыкның эшкәртелмәвен хәбәр итәргә тырыша. Организм лактоза яки глютенны кабул итә алмаганда да эч күперергә мөмкин. 

Кайчак гормональ проблемалар, дисбактериоз, стресс, шикәрне күп ашау аркасында да эч күбә. 

Мондый кыен хәлдә калмас өчен, ризыкны аз-азлап кына ашагыз. Бик файдалы, сәламәт ризыкны да күп итеп ашасаң, эч күбәргә мөмкин. 


Ничек булышырга? 

Углеводлар аз булган диета эчәклекләрнең эшчәнлегенә яхшы йогынты ясый. 

Эчегезнең нинди ризыклар ашаганнан соң күперүен ачыклагыз. 

Пробиотиклар куллану да эчәклектә кирәкле бактерияләрне булдырырга ярдәм итә. 

Ферментлаштырылган ризыклар, мәсәлән, тозлы кәбестә эчәклекнең  эшчәнлеген яхшырта. 

 
Кызарып ялкынсынган тире һәм бетчәләр 

 


Моның сәбәбе бик күп була ала. Алай да иң күп таралган сәбәпләрнең берсе гормоннар белән бәйле. Бетчәләр күбесенчә тестостерон  аркасында чыга. 

Күрем башланырга атна-ун көн кала эстроген гормонының күләме кимү аркасында хатын-кызларның битендә бетчәләр күренә башлый. 

Поликистоз синдромы булган хатын-кызларның, нигездә, тестостерон күләме артык була. Биттәге үлекле бетчәләр, юанаю, кирәкмәгән җирдә йон үсә башлау – боларга да әнә шул гормонның артык булуы гаепле. Битегездә бетчәләр пәйда була икән, сәбәбен гормоннардан яки ашкайнату системасындагы көйсезлекләрдән күрегез. Бавыр дөрес эшләмәсә, углеводлы ризыкларны күп куллану, стресс яки аллергия аркасында да бит бозыла. 

Ялкынсынган кызыл бетчәләр иммунитетның бактериаль инфекция белән көрәшүен белдерә. 

 
Ничек булышырга? 

Шайтан таягы һәм тузганак бавырны чистарта. 

Омега-3  – ялкынсынуга каршы иң шәп чара. 

А, С, Е витаминнары бик көчле антиоксидант, алар да ялкынсынуны булдырмый калырга ярдәм итә. 

Биткә виноград төшеннән сыгылган май сөртү май бизләренә яхшы тәэсир итә, матдәләр алмашын яхшырта. 
 

 

Телдәге ак кунык 

 


Тел өстенең агарып торуы ашкайнату органнарында проблемалар булуын, В витамины җитмәвен яки диабет булуын хәбәр итә. 

Организмга тимер һәм В витамины җитешмәсә, хәлсезлек башлана. 

Телдә үлеккә охшаган ак таплар чүпрә гөмбәсе инфекциясе, лейкоплакия яки planus тимрәве белән зарарланганда барлыкка килә. Бу очракта табибка күренергә кирәк. 


Нәрсә булыша? 

Организмда В витамины һәм тимер запасын тулыландырырга кирәк. Тимер препаратлары С витамины белән бергә яхшырак үзләштерелә. 

Кофе тимернең үзләштерелүен тоткарлый, анемия вакытында бу эчемлекне куллануны чикләргә кирәк. 

 

 
Тырнактагы аркылы һәм буй юллар 

 


Сәламәт тырнаклар шома, тапсыз һәм ялтырап тора. 

Тырнакта бу-буй буразналар булуы организмга кальций, тимер, цинк, А витамины һәм аксым җитешмәвен белдерә. Тырнакларны еш буяу һәм кулның гел суда булуы да боза. 

Тырнакта аркылы буразналар сәламәтлек белән җитди проблемалар булуын белдермәсә дә, табибка күренү комачауламас. Диабет, бөер чире, калкансыман бизнең  дөрес эшләмәве аркасында да килеп чыгарга мөмкин алар. 


Нәрсә булыша? 

Тырнакларыгызны еш буйый торган булсагыз, бераз ял иттерегез. 

Өй җыештырганда кулыгызга перчатка киегез. 

Көндәлек рационыгызда цинк, тимер, кальцийга бай ризыклар булсын. 

 

 

Салкын тию һәм авыз эче бозылу 

 


Авыз эченең бозылуы йогышлы чир түгел, ләкин иммунитет белән проблемалар барын аңлата. Еш кына туңганнан яки стресс кичергәннән соң барлыкка килә. 


Нәрсә булыша? 

С витаминын күбрәк кулланыгыз. 

Эхинацея иммунитетны ныгытырга булыша. Авыруның көчәйгәнен көтмәгез, әлеге үлән төнәтмәсен хәзердән үк эчә башлагыз. 

Стрессларга каршы тору өчен, тынычлындыра торган үләннәр кулланыгыз. 

 

 

Күз агының һәм тиренең саргаюы 

 


Тәнгә сары йөгерү бета-каротинны, А һәм С витаминын күп кулланудан булырга мөмкин, ә менә күз агының саргаюы бавырның сәламәт түгеллеген сөйли. Бу очракта табибка күренүне кичектермәгез. 


 Нәрсә булыша? 

Бавыр чирләрен кисәтү өчен майлы ризыклардан, исерткеч эчемлекләрдән тулысынча тыелыгыз. 

Омега-май кислотасына бай ризыкларга өстенлек бирегез. 

Шайтан таягы белән тузганак бавырны яхшы чистарта. 

 

 

Күзнең тартышуы 


Күз тарту нерв системасыннан килгән хәбәр. Күбесенчә ул үзеннән үзе бетеп тә китә. 

Күзнең еш тартуы бу организмга магний җитмәвеннән дә булырга мөмкин. 


Ничек булышырга? 

Рационыгызга магний кертегез. 

Мондый спазмнар яки көзән җыерулар ешайса, кофе эчүне чикләгез. 


Кадерле укучылар! Болар бары киңәш кенә һәм алар берничек тә табиб билгеләгән дәваны алыштырмый. Дөрес һәм кирәкле дәваны фәкать табиб кына билгели ала. 

 

Теги: Эч күбү  бетчәләр  Салкын тию

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар