Логотип
Сәламәтлек

«Кояш» витамины җитмәүнең 7 билгесе

Кояшлы көннәрне яңгырлы кара көннәр алыштырды. Ә кояш безгә бик кирәк. Аның D витамины чыганыгы икәнен барыбыз да беләбез...

Кояшлы көннәрне яңгырлы кара көннәр алыштырды. Ә кояш безгә бик кирәк. Аның D витамины чыганыгы икәнен барыбыз да беләбез. Ел фасылларының караңгы вакытларында аны кабул итү аеруча мөһим. Аның органимзга җитмәве балаларда рахит авыруы башлану белән янаса, өлкәннәр  өчен остеоартрит, шикәр, хәтта яман шеш авырулары китереп чыгару белән куркыныч. Вакытында чаралар күрү өчен витамин җитмәү билгеләрен белү мөһим. Тик онытмагыз, үзлегегездән дәвалану сәламәтлек өчен зыянлы булырга мөмкин. Даруханәгә барыр алдыннан, кирәкле анализлар тапшырып, табиб белән киңәшләшегез. 

Сез һәрвакыт алҗау
Кирәк кадәр йокласагыз да, организмыгызга D витамины җитми икән, даими рәвештә үзегезне алҗау итеп хис итәрсез. Дефицит турыдан-туры тиз ару, хроник талчыгу белән бәйле. Кирәкле дозада витамин кабул итә башлаучылар, тиз арада хәлләренең яхшыруын, эшчәнлекләре артуын билгелиләр. 

Депрессия
D витамины җитмәүнең тагын бер билгесе. Бу иң элек баш миенең күп өлешләрендә, шул исәптән депрессия белән бәйле урыннарында да әлеге витаминны эшләп чыгару реакциясе әкренәюе белән аңлатыла. Монна кала эндокринологлар җәмгыяте тикшеренүләре шуны күрсәткән: депрессиядән интегүчеләр D витамины эчә башлагач, авыру билгеләренең югалуын әйткәннәр.

Тирләүчәнлек. 
«Кояш» витамины җитмәүнең күзгә күренгән билгесе – тирләү, бигрәк тә биткә һәм маңгайга тир бәреп чыгу. Тән температурасы гадәти, артык зур физик йөкләмә булмаса да, маңгаегыз һәрвакыт юеш икән, тиз арада тикшеренү узу зарур.
Сөякләр сызлау һәм мускуллар авырту
Сөякләр, мускуллару, хәтта буыннар сызлау да D витамины җитмәү билгесе булырга мөмкин. Моннан кала сөякләр еш сыну яки зыянлану да организм өчен мөһим булган витаминның аз булуы хакында сөйли. 

Эректиль дисфункция
Тикшеренүләр күрсәткәнчә, импотенциядән интеккән ир-атларда  D витамины бик түбән дәрҗәдә. Монна кала эректиль дисфункциядән җәфа чиккән ирләрдә йөрәк-кан тамырлары авырулары да ачыклана. Бу да D витамины җитмәүдән булырга мөмкин.  

Йокысызлык
D витамины җитәрлек күләмдә кабул иткән кешеләрнең төнге йокылары тую 16%ка арттыра. Дами орәвештә йокыгыз туймый икән, бу табибка мөрәҗәгать итә өчен сигнал. 

Еш кына салкын тию
Организмда D витамины аз булуның тагын бер билгесе – респиратор вирус авыруларына тиз бирешү. Эш шунда, организмда әлеге витамин җитмәү иммун системасын какшата һәм  ул вирус белән «көрәшкәндә» көчсезләнә. Еш кына салкын тияме? Сездә D витамины аз булу ихтимал.

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар