Логотип
Сәламәтлек

​Кояш күзлекләре хакында 8 миф

Кара күзлекләр кояштан гына түгел, яман шеш авыруларыннан да саклый

 


Кара күзлекләр кояштан гына түгел, яман шеш авыруларыннан да саклый. Кызганычка каршы, яман шеш авыруы тиредә генә түгел, күзнең мөгез катлавында да булырга мөмкин. Әлеге куркыныч авыру сәбәпчеләренең берсе – ультрафиолет нурлары тәэсире. Шуңа күрә аны дөрес итеп сайлау зарур.  

 

Беренче миф: Күзлек кыйммәт булган саен, яхшырак саклый 

Чынлыкта: күзлекләрнең бердәнбер һәм иң мөһим сыйфаты: UVA һәм UVB нурлар тәэсиреннән саклау. Сатып алганчы этикетканы яхшылап карагыз: блокировка проценты күбрәк булган саен, күзлек яхшырак дип санала. Ә бәясе мөһим түгел.  

Икенче миф: пыяла размеры мөһим түгел 

Чынлыкта: барысы да киресенчә: пыяла кечерәк булган саен, саклау да азрак. Эш шунда: кара күзлек кигәч, күз карасы зурая. Күзлек кысасы тар икән, ультрафиолет күзгә җиңел үтеп керә. Шуңа күрә зур кысалы күзлек сайлагыз.  

Өченче миф: пыяладагы тырналган эзләр күзлеккә зыян салмый  

Чынлыкта: тырналган эзләр ультрафиолеттан саклау мөмкинлегенә тәэсир итми, ләкин күзнең күрү сәләтенә зыян салырга мөмкин. Линзада дефект бар икән, көчәнеп карарга туры килә, ә бу күзнең тиз алҗуына китерә. Нәтиҗәдә: күз күреме начарая. Зыянланган пыялалы күзлекне алыштырырга кирәк.  

Дүртенче миф: линза төсе әһәмиятле түгел 

Чынлыкта: кояш күзлекләрендә линзаның нинди төстә булуы әһәмиятле түгел. Иң мөһиме – куркыныч нурлардан саклау мөмкинлеге югары булсын.  

Бишенче миф: теләсә нинди кара күзлек ультрафиолеттан саклый.  

Чынлыкта: кызганычка, юк. Полярлашкан линзалар гына куркыныч нурлардан саклый ала. Бу хактагы мәгълүмат, кагыйдә буларак, күзлек линзасының бер почмагында языла.  

Алтынчы миф: кара күзлекнең куллану вакыты бар.  

Чынлыкта: пыялада тырналган эз һәм башка дефектлар юк икән, күзлекнең куллану вакыты юк. Алар элеккечә үк саклаячак. Шуңа күрә җәй саен күзлек алу хаҗәте юк.  

Җиденче миф: линзалар караңгырак булган саен, саклану мөмкинлеге зуррак.  

Чынлыкта: ультрафиолеттан саклану дәрәҗәсе линза төсенең караңгылыгына карап билгеләнми. Мөһим булган төп факторлар – линза ясалган материал һәм аны эшкәртү төре. Бигүк караңгы булмаган күзлекләр дә нәтиҗәле сакларга мөмкиннәр.  

Сигезенче миф: кояштан саклаучы күзлекләр җәен генә кирәк.  

Чынлыкта: дөрес түгел! Җәен, язын (хәтта март аенда да), шулай ук кышын да, бигрәк тә салкын кояшлы көннәрдә, күзләрне сакларга кирәк. Моннан кала, кара күзлек киеп йөрү гадәте күз тирәсендә җыерчык чыгудан да саклый.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар