Логотип
Сәламәтлек

Хәтерне ничек яхшыртырга?

Хәтер яхшырту серләрен ачыйк әле. 

Имтиханга, йә җитәкчелек алдында җитди хисап тотарга җыенасыз, ә башта кирәкле мәгълүмат калмый. Хәтта берничә сәгать укып утырып та, берни истә калдыра алмаган чаклар була. Хәтер яхшырту серләрен ачыйк әле. 


Компьютерда документлар әзерләгәндә классик шрифтлар гына кулланыгыз

Мәсәлән, Times New Roman һәм Arial. Башка шрифтлар матур, тик аларны укырга авыр. 


Мәгълүматны кабатлаган вакытта билгеле бер тәмдәге сагыз чәйнәгез

Әгәр дә сез бик пөхтә икән, имтиханга да сагыз белән килергә мөмкинсез. Гадәтләнгән тәм хәтергә тәэсир итә, ә чәйнәү процессы тынычландыра. 


Урын алыштырыгыз

Дәреслекләрне укыганда бүлмәдән бүлмәгә күчеп укыгыз. Баш мие локация хакындагы мәгълүматны киредән язып торсын. Бу – хәтерне ныгыта. 


Бүленмәгез

Мәгълүматны укыган вакытта социаль челтәрдән килгән хәбәрләргә бүленмәгез. Телефонны сүндереп куйсагыз тагын да яхшырак. 


Вакытны бүлгәләп куегыз

Мәсәлән, 45 минут укыйсыз, 15 минут – ял. Блоклап шөгыльләнсәгез тагын да яхшырак: 25 минут укыйсыз, 5 – минут ял, дүрт блоктан соң – 20 минутлык ял. Мондый режимда хәтер дә яхшы эшли, алҗырга да өлгермисез. 


Кычкырып укыгыз

Әгәр дә укудан файда аз булуын сизәсез икән, кычкырып укып карагыз. Башта авыррак кебек тоелса да, соңыннан хәтердә яхшырак калганлыгын аңларсыз. 


Музыка куегыз

Сүз җыр турында түгел, көй хакында бара. Диңгез шавы яки кошлар сайравы язылган музыка кушыгыз. Үзегез дә сизмичә уйларыгыздан арынырсыз. Бу исә укыган мәгълүматны истә калдырырга ярдәм итә. 


Иң авыры – йокы алдыннан

Иң авыр бирелә торган мәгълүматны йокларга ятар алдыннан укысаң, хәтердә ныграк калыр дип исәпләнә. 


Йөреп кайтыгыз

20 минут саф һавада йөрү хәтерне 10 процентка яхшырта. Бәлки, бу бик аздыр, ләкин фәнни яктан расланган!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар