​Канны чистарту

Меңъяфрак чәе
Бер аш кашыгы киптерелгән меңъяфракка бер стакан кайнар су салыгыз да бер сәгать томалап төнәтегез. Төнәтмәне стаканның 1/4 күләмендә көнгә 3-4 тапкыр, ашарга 30-40 минут кала, җиде көн дәвамында эчегез.

Игътибар! Меңъяфрак препаратлары канның оешучанлыгын арттыра һәм шунлыктан аны тромбоз авырулы кешеләргә эчәргә киңәш ителми.

Тузганак тамыры чәе
Бер аш кашыгы киптерелгән тузганак тамырына бер стакан кайнар су салып, бер сәгать термоста  төнәтегез. Төнәтмәне стаканның 1/3 өлеше күләмендә, ашарга 30-40 минут кала, җиде көн дәвамында эчегез.

Мүк җиләге ашказанын саклый 
Күптән түгел галимнәр мүк җиләгенең бәвел куыгына гына түгел, ашказанына да файдалы булуын дәлилләгәннәр. Бактың исә, мүк җиләге, җәрәхәт ясаучы бактериягә каршы торучан табигый антибиотик буларак, ашказанын җәрәхәтләнүдән саклый икән.

Кытайда үткәрелгән тәҗрибәләр буенча, мүк җиләге ашап яисә аның эчемлеген эчеп яшәгән кешеләргә ашказанында җәрәхәт ясалу куркынычы янамый дип нәтиҗә ясалган.

Бөерләрне чистарту
Бөер — кеше организмының көчле биологик фильтры. әмма вакыт-вакыт аның үзен дә чистартып тору зарур. Мәсәлән, табигый ысуллар белән…

Карлыган
Oгәр бөердә вак ташлар яисә ком җыелган булса, карлыган белән чистарту яхшы нәтиҗә бирә. Моның өчен 3 аш кашыгы вакланган карлыган яфрагына 0,5 л кайнар су салып, 15-20 минут тотыгыз. Аннары карлыган яфракларын сыгып алып ташлагыз. Шул төнәтмәне кайный башлаганчы утта тотыгыз да, 2 аш кашыгы карлыган (киптерелгән дә ярый) салып, яңадан төнәтегез. һәм төнәтмәне, карлыганнарын ашый-ашый, яртышар стаканлап, көн дәвамында эчегез. Бу ысул белән бөерне дәвамлы рәвештә чистартырга мөмкин. Файдадан тыш, бернинди зыяны булмаячак.  
Ак чыршы мае. Бөерне дару үләннәре һәм ак чыршы мае белән түбәндәгечә чистарталар. 50 г мәтрүшкә (душица)  үләненә, шул ук күләмдә арыш анасы (спорыш),  шалфей һәм сары мәтрүшкә (зверобой), салып болгатыгыз. Барлыкка килгән шул үләннәр катнашмасын җиде көнгә тигезләп бүлегез. Аннары һәр көн ике аш кашыгы катнашмага бер стакан кайнар су салып төнәтегез һәм төнәтмәне яртышар стаканлап көнгә берничә тапкыр эчегез.

Шул процедураны яңадан биш көн дәвамында, көндезге һәм кичке аш алдыннан бишәр тамчы чыршы мае кушылган төнәтмә эчеп дәвам итегез. Бөердәге таш һәм ком чыршы мае белән катнашып кызгылтлана һәм бәвелгә кушыла. Шунлыктан, чистарту чорында ул нык болганчыклана.

Ылыс
Бөердәге ташларны һәм комны чыгарту өчен ылыслы төнәтмә дә ясыйлар. Моның өчен 15 г нарат, чыршы яисә кедр (эрбет агачы) бөресенә 0,5 л сөт салыгыз. Шуны кайный башлаганчы утта тотып, сөзегез. Төнәтмәне көнгә 2-3 тапкыр яртышар стаканлап эчегез.

Моннан тыш, бөерне һәм сидек куыгын ак чыршы мае ярдәмендә дә чистартырга мөмкин. Даруханәдән нинди дә булса сидек кудырткыч үләннәр җыелмасы сатып алыгыз да белешмәсендә күрсәтелгәнчә төнәтмә ясагыз. Шул төнәтмәгә бер аш кашыгы бал салыгыз һәм һәр ашау алдыннан көнгә дүрт тапкыр эчегез.

Бер атнадан соң шундый ук бәвел кудырткыч төнәтмәгә 5 тамчы ак чыршы мае салып болгатыгыз. Шуны ашау алдыннан яртышар стакан эчегез. Дәвалау курсы — 5 көн. Нәтиҗәсе 3-4 көндә күренәчәк. Ике атнадан чистартуны кабатларга ярый.
Гөлҗимеш тамыры. Бөерне түбәндәге ысул белән чистартканда, андагы ташлар ком булып таралып чыгачак.

Моның өчен 2 аш кашыгы туралган гөлҗимеш тамырына 1 стакан кайнар су салып, салмак утта 12 минут кайнатыгыз. Аннары сөзелгән төнәтмәне стаканның 1/3 өлеше күләмендә җылы килеш бер-ике атна дәвамында эчегез.

Солы саламы
Бөерне солы саламы төнәтмәсе белән чистарту да файдалы санала.  Иң элек 1 литрлы банкага солы саламын ваклап тутырыгыз. Аны кәстрүлгә бушатып, өстенә 2 л су салыгыз. Шуны 20 минут кайнатыгыз да, 2 сәгать төнәтеп, сөзегез. әлеге салам төнәтмәсенә 20 шәр тамчы календула төнәтмәсе кушып, ашау алдыннан яртышар стаканлап, көнгә 3 тапкыр эчегез. Дәвалау курсы — 5 көн.

Аннары 5 көн туктап торып, наратбаш (полевой хвощ)  төнәтмәсе эчә башлагыз. Ул болай ясала: ярты литрлы банкага үлән тутырып су салыгыз да кәстрүлдәге сулы мунчада бер сәгать кайнатып, бер сәгать төнәтегез. Шуны, 20 шәр тамчы календула төнәтмәсе кушып, көнгә 3 тапкыр, ашау алдыннан, чирек стаканлап эчегез. Нәтиҗәсе күренмәсә, 5 көн ял итеп, дәвалау курсын кабатлагыз.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
    8665
    1
    115
  • Хәшәрәт – Әни, без Фәридә белән өйләнешергә булдык. Син каршы түгелсең бит, әйеме? Зөлфия, улының бу хәбәренә күптән әзер булса да, каушап калды. Бу минутта теленнән нинди генә сүз төшсә дә, ничектер урынсыз, ялгыш булыр кебек тоелды.
    7721
    1
    112
  • Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
    5641
    4
    80
  • Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
    4721
    6
    53
  • Карындашым – көндәшем  Язын чәчәк аткан алмагачның чәчәкләре ап-ак, бик матур. Ләкин нигә соң алмаларының тәме бертөрле түгел? Берсе баллы, ә икенчесе, карар күзгә матур булса да, эчендә – корт. 
    8152
    2
    48
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 5 март 2021 - 19:29
    Без имени
    Балага 40 конда юк,азырак саклау карактер ул
    Гүзәл Уразова сабые белән хастаханәдә
  • 5 март 2021 - 20:03
    Без имени
    Куз тиядер тугач та фотасын куя башлыйлар бит 40 консез чит кешегэ курсэтмилэр иде бит элек
    Гүзәл Уразова сабые белән хастаханәдә
  • 5 март 2021 - 21:25
    Без имени
    Нинди генә җуләрлекләр эшләми адәм баласы.
    Җиңгәм: «Чибәр ирләр уртак булалар», – диде...
  • 5 март 2021 - 10:20
    Без имени
    Минем кызым да кияүнең беренче хатыны 2 яшьтә ташлап киткәнбаласын тәрбияли (икенче баласын икенче иренә ташлап китте). Ташлап китсә дә интернет челтәрендәге сайтларда "Минем өчен иң кадерле кешеләрем -улларым. Алар өчен генә яшим",-дип яза. Ә үзе бер ирдән икенче иргә йөри. Менә шундый тормыш.
    Әллә?!
  • 5 март 2021 - 11:13
    Без имени
    Мокшы икенче торле эйткэндэ мордва буламы?
    Мокшыларда туйда булдык
Реклама
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...