Логотип
Сәламәтлек

Иртәнге аш өчен зыянлы булган 5 ашамлык



Иртәнге аш –– иң төп ашау вакыты. Тәүлекнең нәкъ шушы вакытында яхшы итеп туклану зарур. Көнне нәрсәдән башларга, ә нәрсәне чүп савытына салырга? Бу исемлектә чипсы яки консервантлар юк, билгеле. Шулай да берничә файдалы ризыклар исемлегенә кергән «алдаугыч» ашамлыклар табарсыз.  

 

 Әзер күпертмәләр (хлопья) 

 Маркетологлар һаман саен әлеге ашамлык иң идеаль иртәнге ризык дип расласалар да, бу хаклыкка туры килми.  Ябыгу вәгъдә иткән  җитештерүчеләр  күпертмәләргә шикәр комы салалар. Шикәрдән файда бик аз: углеводлар кандагы глюкоза дәрәҗәсен тиз арада арттыра да, кабат ашыйсы килә башлый. Иң яхшы ысул: өйдә мюсли әзерләү. Моның өчен солы күпертмәләренә сок яки сөт салып җебетергә, соңыннан җиләк-җимеш, чикләвек һәм бер кашык бал кушарга. Мондый ризык энергия генә биреп калмый, акчаны да янга калдырачак.  

Йогыртлар 

Иртәнге ашка йогырт – реклама ясаучыларның чираттагы капканы. Беренче ашка сөт продуктлары куллану зыянлы түгел, шул ук вакытта файда да бирмәячәк. Эш шунда: файдалы бактерияләр ач карынның агресив мохитына килеп элккәч, тиешле урынга барып җитмичә, тиз арада юкка чыгалар. Бер банка йогырттан ныклы иммунитет һәм искиткеч камил эшләгән ашкайнату системасы хуҗасы булу – чираттагы миф. Йогыртны майсыз эремчеккә алыштыру менә дигән идея. Анда кальций да, протеин да һәм башка файдалы матдәләр күбрәк.  

  

Камыр ашлары 

Ач карынга ашаган  пешкән камыр ашказаны асты бизенең бик күп инсулин бүлеп чыгаруына китерә. Инсулин күбрәк булган саен кай катламы калыная. Шулай ук яңа пешкән чүпрәле камыр эчәкләрдә һава җыелуга сәбәпче. Тәмле кабартмаларны ашарга була, тик ач карынга түгел! 

Пешмәгән яшелчә 

Иртәнге ашта пешмәгән яшелчәләр куллану ашказанының лайлы тышчасын ярсытачак.  Бик ашыйсыгыз килсә, әчелекне киметү өчен яшел салатыгызга эремчек сыры кушыгыз.  

 

Бутерброд 

 Бутербродның классик төре булган ипи белән колбасаны әбәдкә калдыру хәерле. Буш ашказанына иттәге аксым белән углеводны эшкәртү бик авыр. Моннан кала хәзерге колбасаларның составы да артык куандыра торган түгел. Иртәнге ашны бутербродсыз күз алдына китерә алмыйсыз икән, ипи өстенә салат яфрагы, помидор кисәге, бераз гына зәйтүн мае тамызып, пешкән күркә ите кую күпкә файдалырак. Ипидә В төркеменә кергән витаминнар булса, күркә ите аксым, тимер һәм калийга бай. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар