Логотип
Сәламәтлек

Эндометриоз

Эндометриоз – аналыкның эчке тукымасының хроник ялкынсынуы (калынаюы).
Төп сәбәбен гормоннарга бәйләп карыйлар. Хатын-кыз чирләре арасында иң киң таралганы шушы чир инде. Вакытында белеп алып, дөрес дәваласаң, катлаулануларсыз гына узып китә, яман шешкә әверелү ихтималы түбән. Әмма, кабатлап әйтәбез, вакытында дәва чараларын күрсәң, югыйсә  ялкынсынган тукымада яман шеш күзәнәкләре яралу өчен гаять уңай шартлар туарга мөмкин.

Эндометриозның килеп чыгуын аңлау өчен, аналык төзелешен карап үтәргә кирәк. Белүебезчә, аналык – эче куыш әгъза. Аның стеналары өч катламнан гыйбарәт: периметрий, миометрий, эндометрий.
Периметрий, икенче төрле әйтсәк, сероз тышча – аналыкны тышкы яктан каплаган тукыма. Әлеге тышча аналыкның мускул катламына берегә. 
Мускул катламын миометрий дип тә атыйлар.  Аналыкның иң калын катламы да ул. 

Эндометрий – аналыкның эчке, лайлалы катламы. Әлеге катлам андагы бизләр тәэсирендә гел яңарып тора – яңа барлыкка килгән лайлалы тышча ай саен кубарылып, күрем каны белән агып чыга. Цикл башында аның калынлыгы 5 мм чамасы булса, цикл ахырына ул инде 14-18 мм тәшкил итә. 
 

Эндометриозның сәбәпләре

Әлегә кадәр аның беренчел сәбәбе төгәл генә билгеле түгел. Чирнең килеп чыгуын дүрт факторга бәйләп аңлаталар.
 
Аналыкның беректерү үзлеге гипотезасы. Гормоннар һәм иммун тайпылышлар аркасында эндометрий тукымасының беректерү үзлеге кирәгеннән тыш арта. Аналык эчендәге көчле басым аркасында функциональ яктан үзгәргән әлеге күзәнәкләр эчкәре катламнарга ук үтеп кереп, алга таба да үсүләрен дәвам итә.

Аналыкның эчке катламындагы җәрәхәтләр гипотезасы. Абортлар, аналыкның эчке катламын кыру, спираль урнаштыру ише төрле процедуралар аркасында лайлалы катламның бөтенлегенә зыян килә.

Метабластик гипотеза. Әлеге теорияне яклаучылар теләсә кайсы тукымаларда да күзәнәкләр үзгәреш кичерә ала, дип саный. Шуңа да эндометриоз барлыкка килүнең сәбәбе лайлалы тышча структураларының эчкәрерәк үтүендә түгел, диләр алар. 

Эмбриональ гипотеза. Әлеге гипотезаны алга чыгаручылар эндометриозның еш кына тумыштан ук җенес органнарында нинди дә булса тайпылышлар булган хатын-кызларда ешрак очравына басым ясап, ана карынында чакта ук җенес әгъзалары күзәнәкләренең дөрес формалашмавыннан күрә.   
Галимнәр һәр очракта да эндометриоз барлыкка килүнең сәбәпләре бер генә түгел, ә берничә булырга мөмкин, диләр.
Нәселдәнлек; бала тудыру яшендә булу; менструаль циклның бозылуы; бала тапмау; озак вакытлар аналык эчендә спираль йөртү; абортлар – болар барысы да эндометриоз белән чирләп китү куркынычын бермә-бер арттыра.
 
Шулай да чирне тудыручы турыдан-туры сәбәпләр дип, организмда гормоннар ясалышы бозылу һәм иммун системаның дөрес эшләмәвен атыйлар. 
Эндометриоз берничә төрле була. Ялкынсынулы урыннар аналыкның төбендә, стенасында, муентыгында да булырга мөмкин. Әлеге бүленеш бик шартлы, әлбәттә.
Алай да эндометриозның төенле, дуффуз (бөтен аналыкка таралган), катнаш формалары булуы билгеле. 

Диффуз ялкынсыну аналыкның бөтен җирендә тигез таралган була. Төенле формасы күзәтелгәндә, андый урыннар берничә генә һәм алар аерым-ачык күренеп тора. Катнашы булганда ике төрле форма бергә күзәтелә. 
Катлаулылыгы буенча әлеге чирнең дүрт дәрәҗәсен билгелиләр.
I дәрәҗә – ялкынсыну эчке катлам чигеннән узмаган һәм берничә урында гына;
II дәрәҗә – артык зур булмаган ялкынсыну аналыкның мускул катламында да күзәтелә.
III дәрәҗә – аналыкның мускул катламы тулысынча ялкынсынган;
IV дәрәҗә – чир аналык чикләрен узып, якындагы әгъзаларга да таралган.
 

Эндометриоз билгеләре

Хатын-кыз үз организмында ниндидер үзгәреш булуын иң элек күрем билгеләренә карап та ачыклый ала. Аналыкта ялкынсыну булганда кан күп килә, эчнең аскы ягы авырта. Авырту җенси якынлык вакытында да күзәтелә (диспареуния). Шулай ук менструаль циклның беренче һәм соңгы көннәрендә тән температурасы да күтәрелергә мөмкин.
Күремнең озакка баруы шулай ук әлеге чир белән аңлатыла ала: күрем вакыты чыкканнан соң да эндометриоз аркасында барлыкка килгән ярыклардан 3-5 көн буена аналык эченә кан агып төшүен дәвам итә. Кагыйдә буларак, күремнең күп һәм дәвамлы килүен дарулар белән генә дәвалавы кыен, шуның нәтиҗәсендә, хатын-кызда азканлылык башлана. Ялкынсынуның диффуз формасы вакытында кан агулар цикл уртасында да күзәтелергә мөмкин.
 
Тәҗрибәле табиб хатын-кызның зары буенча гына да эндометриоз билгеләрен таный ала. Төгәл диагнозны УЗИ, МРТ, гистероскопия, лапароскопия, гистеросальпингография ярдәмендә ачыклыйлар. 
Дәвалау исә комплекслы булырга тиеш. Табиб аны һәркемгә индивидуаль билгели. Дәва билгеләгәндә, хатын-кызның киләчәктә бала табарга теләге, яше, чирнең дәрәҗәсе, формасы, аналыкның кайсы җирендә булуы – барысы да игътибарга алына.  Медикаментлар белән беррәттән, хирургия чаралары да кулланыла. Күпчелек очракларда табиб лапароскопия ысулын билгели, бу вакытта аналык саклана. 
Шулай да кырыкны узган хатын-кызларда эндометриозның артык кискен формасы һәм ул дәвалауга бирешми торган булса, яман шешне кисәтү максатыннан, радикаль чаралар да кулланылырга мөмкин. 
Чирне тулысынча җиңү өчен, аны вакытында ачыклау мөһим. Шуңа да күрем вакытында күп кан югалтсагыз, күрем дәвамлы килсә, үтәр әле дип йөрмәгез, табибка күренегез. 

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар