Бөерләрне чистартыйм дисәң...

Бөерләр организмда өч төп функция башкара. Алар суны көйли, эшкәртелгән ашау калдыкларыннан һәм токсиннардан чистарта, билгеле бер гормоннар эшләп чыгара. Озакка сузылган бәйрәмнәрдән соң бөерләр чистарынуга аеруча мохтаҗ. Бөерләрегезгә ярдәм итәргә теләсәгез, ашау режимына бераз игътибарлырак булып, санап киткән ризыкларны кулланырга тырышыгыз.
1. Мүк җиләге (клюква). Җиләкләрне шул килеш тә ашыйлар, сок ясау да бик файдалы булыр. Мүк җиләге бөерләрне чистартуда иң яхшы ярдәмче. Шулай ук С витаминына, антиоксидантларга, клетчаткага да бай әле ул. Мөмкин булганда, яңа гына җыеп алган клюкваны кулланырга тырышыгыз. Сезон булмаганда кипкән җиләкләрне дә рәхәтләнеп кулланырга мөмкин.
2. Төсле кәбестә шулай ук бөерләр өчен бер дигән продукт. Ул да клетчаткага, С витаминына, организмнан зарарлы матдәләрне кудыручы кушылмаларга бай. Бөерләрен чистарту өчен диализ кулланучылар төсле кәбестәне еш кына бәрәңгегә кушып ашыйлар.
3. Кызыл борыч – бөерләрен сәламәтләндерү белән шөгыльләнүчеләрнең яраткан ризыгы. Аның составында калий бик аз, шул ук вакытта А, С, В 6 витаминнары, клетчатка күп. Шулай ук кызыл борыч составында организмны ракның кайбер төрләреннән саклаучы антиоксидант – табигый ликопин бар.
4. Гөмбәләр – Д витамины чыганагы. Әлеге витамин бөерләр өчен бик мөһим. Ул бөерләрнең функциясен яхшыртырга, организмны авырулардан сакларга ярдәм итә.
5. Алма – гомумән, организмны чистартучы җимеш. Димәк, бөерләр өчен дә файдалы. Шулай ук алманың С витаминына байлыгын һәм пектин чыганагы булуын да онытырга ярамый. Пектин канда шикәр дәрәҗәсен көйли һәм холестериннан арындыра.
6. Су – иң арзан һәм һәркем куллана ала торган эчемлек. Берни уйлап табасы юк: бары тик активлыгыгызга карап көненә 1,5–2 литр су эчәргә кирәк. Су организмдагы зарарлы матдәләрне, токсиннарны бөерләр аша юып чыгара.
7. Грейпфрут организмны бактерияләр азудан саклый, иммунитетны ныгыта. Чөнки анда әлеге дә баягы С витамины күп. Шул сәбәпле, бөерләр дә үз эшен яхшырак башкара. Грейпфрутта калий һәм шикәр аз, ә менә бөерләр файдасына табигый һәм туклыклы матдәләр җитәрлек.
8. Сарымсак ялкынсынуны киметү сыйфатына ия. Организмнан зарарлы токсиннарны чыгаручы һәм аларның күләмен контрольдә тотучы антиоксидантларга бай. Бөер авыруларыннан интегүчеләр өчен сарымсакны бераз гына булса да ризыкка кушып ашау файдалы.
9. Кәбестә үзенең В витаминына һәм фолий кислотасына бай составы белән аерылып тора. Аларның бөерләр өчен файдасы бәхәссез.
10. Суган – тагын бер арзан һәм файдалы продукт. Ул бик көчле антиоксидант булуын да исәпкә алмыйча ярамый. Аның составында метаболизмны тизләтүче минераллар күп.
Алсу ШАКИРОВА әзерләде.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
-
Ялгыз канат Ире чит хатынга чыгып китсә дә, йөрәк болай әрнемәс иде. Хыянәтен кичерә алмый, мендәр кочаклап елар да, мәхәббәтне нәфрәткә әйләндереп яшәр иде. Ә ул хатынына гына түгел, балаларына, әти-әниләренә, диненә, үзенә хыянәт итте. Миләүшә яшь көе ирсез калды.
-
Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
-
Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
-
Синнән башка беркем кирәкми Нурзидә белән Рәдиснең балалары юк. Күп еллар юк инде. Нурзидә моның белән күптән килеште. Рәдис тә килешкән кебек булган иде...
-
30 июнь 2022 - 11:34Без имениМонда язып утырганчы, узе белян сойляшергя киряк. Оч ел эчендя хаманда оялып торасыз мени. Сузне башлап китсягез ул узе суляп бирер барсында. Болай итеп билгесезлектя йореп булмай инде.Егетемне үземә ничек өйләндерергә икән?
-
30 июнь 2022 - 15:51Без имениКэжэмогезгэ ышанабыз - Иделгэ таяну белэн бер, э менэ Сукояр белэн Игезэклэр бик тэ ышанычлы кешелэрИң ышанычлысы кем? (йолдызнамә)
-
28 июнь 2022 - 10:56Без имениСез язманы игътибар белән укымаган, ахры, иптәшләр. Монда бит колхозчы баласының кеше була алмавы турында бармый сүз! Ә ата-ананың баланы аралавы, башкаларга караганда, начаррак мөнәсәбәттә булуы турында сүз бара. Әгәр шартлар булса, бу өлкән кыз да, кече сеңлесе кебек, врач була алыр иде!Врач буласы урынга авылда әбиләр карыйм
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.