Балалар чире түгел дисәк тә...

 

Әле кайчан гына остеопороз фәкать өлкән яшьтәгеләр генә авыруы булып саналды. Әмма тикшеренүләр күрсәткәнчә, сөякләрнең зәгыйфьлеге балалар һәм яшүсмерләргә дә янарга мөмкин. Бер чир дә көнендә генә килеп чыкмый, нигездә, ул беленгән көненнән күпкә алданрак, хәтта балачактан ук башлана. Балаларда остеопорозның барлыкка килү сәбәпләре хакында Республика клиник балалар хастаханәсенең 3 нче «Азино» поликлиникасында травматология-ортопедия  бүлеге мөдире, медицина фәннәре кандидаты, Казан дәүләт медицина университетының травматология, ортопедия, хирургия  һәм экстремаль хәлләр кафедрасы доценты Гөлнара ФӘЙЗРАХМАНОВА белән сөйләшәбез. 

Велосипедтан яки таганнан егылып төшмәгән, тез башларын, терсәкләрен канатмый калган бала юктыр. Күпчелек очракта бераз сызлап, сыкрап тора да үтеп китә ул. Ә кайбер балалар өчен аз гына бәрелү дә гипс салу белән төгәлләнә. Сөякләрнең болай тиз сынып китүенә остеопороз сәбәп булырга мөмкин. Остеопорозның төп куркынычы да менә шул – әллә ни каты булмаган бәрелүдән дә сөякләр сына. Балалык чорында буыннар сызлау, умырткалыктагы авырту-сызланулар, баланың аяк-кулларын еш сындыруы әти-әниләрне сагайтырга тиеш. 
Үсеп килүче организмда сөяк структурасы җенси җитлегү чорына кадәр формалаша.  Әлеге чор тәмамланганда гәүдә скелетының күп кенә өлешләрендә сөяк массасы 86 процентны тәшкил итә. Шуның өчен дә әлеге чорда баланың яшәү рәвешенә һәм туклануына аеруча игътибарлы булырга кирәк. 
Остеопороз бүген мультифакторлы патология булып санала. Әлеге чирнең килеп чыгуы 75–80 процент генетик факторларга бәйле.

Балаларда остеопорозның еш очрау сәбәпләре һәм факторлары


- организмның сөт ризыкларын кабул итмәве;
- рационда кальцийга бай ризыклар булмау;
- ит ризыкларын күп куллану;
- нерв анорексиясе;
- артык зур физик көчәнеш;
- эчәклекнең ялкынсынуы;
- озак вакытлар глюкокортикоидлар белән дәвалану;
- бәвел кудыргыч препаратлар куллану;
- җенси җитлегүнең тоткарлануы (аеруча кызларда); 
- онкологик чирләр булу;
- шикәр диабеты;
- муковисцидоз.

Остеопорозны кисәтү:


- сөякләр нык булсын өчен кальций кирәк. Бигрәк тә балаларның интенсив үсеш чорында. Ә менә аның үзләштерелүе өчен D витамины җитәрлек булырга тиеш. D витамины ул – кояш. Җәйге-язгы айларда тәннең ачык урыннарын 15 минут кына кояшка күрсәтү дә җитә; 
- табиб белән киңәшеп, кышкы-көзге чорда D витаминын куллану нәтиҗәле. (Әлеге витамин йомырка, майлы балык, гөмбәдә күп);
- рационда терлек продуктлары һәм үсемлек майлары – А витамины чыганаклары булсын; 
- фосфор һәм фосфатларга бай ризыкларны мөмкин кадәр азрак кулланырга тырышыгыз (кызыл ит, ысланган ризыклар, газлы сулар, иттән әзерләнгән фабрикатлар); 
- физик активлыкка игътибар итегез. Бала мөмкин кадәр күбрәк урамда, саф һавада уйнасын, кышларын – чана-чаңгыда, җәйләрен исә велосипедта йөрү, су коенуның файдасы бик зур;  


Остеопорозга китерү ихтималы булган чирләрдән вакытында дәваланыгыз. 

Кальцийга бай ризыклар:
- сөт һәм сөт ризыклары;
- соядан әзерләнгән ризыклар;
- балык һәм диңгез ризыклары: майлы сардина, тюлька, хамса;


- сельдерей;
- зәйтүн;
- кәбестәнең барлык төре;


- күрәгә, йөзем;
- миндаль, кунжут, кабак орлыгы;


- дөге. 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Гөр-гөр килеп яшәү «Бар әле...» дигән эш барлыгын беләсезме? Без белми идек, Актаныш районы Пучы авылында аңлаттылар.
    3523
    5
    124
  • Җизнәм Көнозын елап ятам, миндә берәрсенең эше булсачы! Чынында еламыйм да инде хәзер, туйдым, күз яшьләре дә чыкмый, көчәнсәм дә.
    10811
    5
    73
  • «Бүтән әнием юк...» – Әнием Картлар йортында минем...
    9176
    11
    64
  • Дуслыкның чиге бармы? Искән җил аның күлмәген тәненә сылады да, түгәрәкләнеп килгән корсагы сизелде. Ир моны күреп, тетрәнеп китте. Ул сүз әйтә алмаслык дәрәҗәгә җитте. Хатынының корсагыннан күзен ала алмады.
    6028
    0
    62
  • Мәмдәлнең катлаулы гаиләсе – Өйдә сигез көн авырып ятты. Температурасы төшмәде... Шул инде, коронавирус. Балалар Казанга алып киттеләр. Сыгылып кына төшеп калдым. Төяп алып кайтсалар дим... Бик курыктым! Аннан ике операция кичерде. Әй, берсе минеке инде аның... Барыбыз да рәхәтләнеп көлешәбез.  Әмма Гөлсия апа ялгышып әйтсә дә хагын әйтте: береңнең тәне авыртканда икенчеңнең җаны авырту шушы була инде. Сулар һаваң кебек кадерлегә әйләнгән кешең бит ул...
    266
    0
    55
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 30 ноябрь 2021 - 06:29
    Без имени
    Зульфира. Казан. Эгоистка хатын булган бу. Исемен эйтэсе килми даже. Ирен бар, балалаоын бар. Ни калган сина Фидан тормышында? Нэрсэгэ анын каршында мамай заманыннан калган хатларны селкеп йорергэ? Азгын, нэфесен тыя алмаган кабэхэт.
    Аермагыз сөйгәннәрне
  • 30 ноябрь 2021 - 07:55
    Без имени
    " Тамак гүргә кертә" диләр,.. бу гүргә керү түгел бит әле, урлашу да түгел. Шәһәрдә фатир алулары парлыларга да бик авыр. Түләвен дә түләр идең, "первоначальный взнос" дигәне кирәк, анысын балалы хатын эшләп кенә таба алмый шул....
    Кыралак әни
  • 29 ноябрь 2021 - 12:37
    Без имени
    Физәлиянең барлык әсәрләре дә тәрбияви, матур эчтәлекле, бик яратып укыйм рәхмәт.Баласы ана назына, иркәләвенә мохтаҗ чагында, чирле баласын ташлап киткән кешене ничек кичермәк кирәк, бу очракта мин Илүсне гәепләмәс идем
    ​Югалган әни
  • 28 ноябрь 2021 - 19:09
    Без имени
    Июнь аенда туучыларныкы тамчы да туры килми.
    Туган ай буенча холык билгеләү
  • 29 ноябрь 2021 - 02:43
    Без имени
    Нинди үрнәк гаилә. Фәнил абыйдан күпкә яшь, мин алай булдыра алмас идем.
    Нәселнең матур киләчәге – тамырларның нык булуында
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан