Аяк кан тамырларын киңәюен халык медицинасы дәвалый

Каен бөресе
Ярты литрлы банкының өчтән бер өлешенә (3/1) яңа гына бүрткән каен бөреләре җыеп тутырыгыз. Өстенә спирт яисә ак аракы салып, ун көн тотыгыз. Шуны көн дә аякка сөртеп, 10-15 минут ятып торыгыз. Бу гамәлне торып китәр алдыннан кабатлагыз. Дәваланганда авыр физик эшләрне вакытлыча булса да кичектереп торырга киңәш ителә.Каен бөресеннән ясалган төнәтмә тромбофлебитны һәм тирән җәрәхәтләрне дәвалауда да ярдәм итә. Аны көндәлек тормышта йод итеп тә кулланырга мөмкин.
Антон алмасы
Салкын суда яхшылап юылган өч антон алмасын эмаль кәстрүлгә салып, өстенә бер литр кайнар су коегыз. Капкачланган кәстрүлне одеял белән томалап төргәннән соң, мендәр каплап өч сәгать тотыгыз.Аннары алмаларны шул пешеклэнгән суында ук изгәләп, барлыкка килгән сыек катнашманы сөзгеч аша чыгарыгыз. Төнәтмәне аяк тамырлары авыртуы басылганчы, көнгә ике тапкыр (иртән ач карынга һәм кичен йоклар алдыннан) 50 шәр граммлап эчәргә киңәш ителә. Өч алмадан ясалган бу төнәтмә 5-6 көн куллануга җитә.
Ат каштаны агачы
Ат каштаны агачының чәчәкләрен ярты литр спирт яисә ак аракыга салып, ике атна төнәтегез. Аннары шуны көнгә 3 тапкыр 40 гр тамчылап су белән кушып эчегез. Дәвалану срогы 3-4 атна.Ат каштаны агачының 50 грамм җимешен кабыгы белән бергә ваклап төегез. Шуңа 50 грамм кызыл миләш өстәп, ярты литр спиртта 2 атна төнәтегез. Әзер булгач, көнгә 3 тапкыр ашаганнан соң 20 шәр тамчы эчегез.
Шул ук вакытта көн саен аяк тамырларына түбәндәге мазьны да сөртергә кирәк. Ул болай әзерләнә:
10 грамм ромашка чәчәгенә шалфей яфрагы белән чәчәге, 50 г ат каштаны агачының төелгән чикләвеге, 5 г бәрәңге крахмалы кушып болгатыгыз. Шулар өстенә 200 г кайнар тавык шулпасы салыгыз да, савытны салмак утта кайнап торган сулы кәстрүлгә утыртып, 2,5 сәгать тотыгыз. Төн чыккач, әлеге катнашманы кайный башлаганчы утта тотып, суын саркытыгыз.
Помидор
Пешкән помидорны кисәкләп турагыз да киңәйгән аяк тамырларына каплап, чеметкәли башлаганчы тотыгыз. Помидорларны алгач, аякларны салкын су белән чайкап куярга онытмагыз. Дәвалану процедурасын тамыр зәңгәрлеге беткәнче эшләргә кирәк.Әрем
Бер уч төелгән әрем яфрагы белән орлыгын ярты литр оеган сөткә салып болгатыгыз. Шул боламыкны 3-4 кат марлядан ясалган салфеткага сылап, аякның киңәйгән тамырларына каплагыз. Өстенә полиэтилен ябыгыз да, аякны кечкенә мендәргә сузып куеп ярты сәгать утырыгыз.* * *
Еш кына аяк тамырлары киңәйгән урыннарда трофик җәрәхәтләр барлыкка килә. Мондый очракларда киптереп уылган кычыткан яфракларын марля салфетка белән шул җәрәхәткә куярга киңәш ителә.* * *
Югарыда күрсәтелгән киңәшләрне кан тамырлары киңәя башлаганда ук куллана башласагыз, аякларны операциясез дә дәваларга мөмкин булачак.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Салават Илсөянең гомерен коткарып калган Җырчы Илсөя Бәдретдинова Салаватка: «Минем гомеремне коткарып калучым», – ди. Болай әйтүенең сәбәбе белән кызыксындык.
-
Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз: «Минем иң якын кешем... Мәңгелеккә!» Вәсилә Фәттахова арабыздан киткәнгә бүген 5 ел. «Әнисез 5 ел. (31.12.1979-26.01.2016)» дип язган бүген төнлә ире Илгиз үзенең инстаграмдагы битенә. Без яраткан җырчысыз калсак, ире Илгиз сөекле хатынсыз, балалары Кәрим белән Камилә әнисез калды. Вәсиләсез тормыш, җырчыга багышланган китап, тормыш турында уйнанулар Илгиз Әбдрәкыйпов белән әңгәмәдә.
Соңгы комментарийлар
-
23 февраль 2021 - 21:22Без имениФагыйлэ Талип бабай турында язманны укыдым эле.Бик ошады.«Фәрештәләр төшемдә дога өйрәтте»
-
20 февраль 2021 - 13:53Без имениПрощай, кадеремне белмәгән ир. Шуның белән бетәдер инде азагы)))Төнге яңгыр сере
-
20 февраль 2021 - 14:07Без имениБәхетле булсыннар, әлбәттә. Бабай яшәвен яшәп калыр ул үзе теләгәнчә. Тик тол хатынның ике бала үстерәсе булыр.Чәчәкле көзге мәхәббәт
-
20 февраль 2021 - 14:20Без имени"Акыллылар меңгә бер генә туа", Акыллы кешенең язмасын укуы да рәхәт. Рәхмәт.Яшәп кенә карыйм...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.