Логотип
Сәламәтлек

Аннар белән белеп дәвалан

Анар аскорбин һәм җиләк-җимеш кислотасына, С витаминына, шикәргә һәм танинга бай булган, кеше өчен бик тә файдалы җимеш. Ул организмны чыныктыра, органнар эшчәнлеген яхшырта, югары температураны төшерә, авыртуны баса, җәрәхәтләрне дәвалый, гемоглобинны күтәрә.

Анар согы
Кан тамырларында кан йөрешен нормальләштерә, “начар” холестеринны яхшырта, канны кислород белән туендыра.

Баллы анар согы
Инфекцион авырудан, операциядән соң, бөер чәнчүдән (коли­ка), ашказаны-эчәк эшчәнлеге бозылудан аеруча файдалы санала.

Ачы анар согы
Аеруча диабеттан киңәш ителә. Моның өчен (табибның мах­сус киңәшләре булмаса) 1 аш кашыгы бал кушылган сокны, көнгә өч тапкыр берәр стакан эчәргә кирәк.
Ачы анар согын су кушып һәм көпшәдән генә эчәргә кирәк. Чөнки сок үзе генә теш эмален зарарларга һәм ашказанын авырттырырга мөмкин.

Файда эзләп, зыян ясама
һәрнәрсәдә чама белү зарур. Мәсәлән, дөрес кулланылмаган дару үләне организмга тискәре йогынты ясарга мөмкин. Шунлыктан анар согы белән дәваланырга теләүче иң элек организмын тулысынча тикшертергә һәм табиб белән киңәшергә тиеш. Чөнки анар согын чамадан тыш эчү башны әйләндерергә, хәлсезлек ките­реп чыгарырга, күз үткенлеген начарайтырга һәм башка күңелсезлекләр китереп чыгарырга мөмкин.

Анар кабыгы төнәтмәсе
Бу төнәтмә бавыр, бөер, авыз куышлыгы, күз, колак, буыннар авыртудан, кан китүдән, эч китүдән, колиттан файдалы.

Төнәтмә түбәндәгечә ясала:
Ике чәй кашыгы вакланган анар кабыгына 1 стакан кай­нар су салып, су ваннасында 30 минут кайнатыгыз. Шуны ике-өч кат марля аша сыгыгыз да, стакан тулганчы, кай­наган су кушып болгатыгыз. Көнгә ике-өч тапкыр һәр ашау алдыннан чирек стакан эчегез.
Анар кабыгы онын тән бозылганда (эпителий булган­да) сибәргә киңәш ителә.
Анар җимеше ютәлдән, маляриядан, төрле салкын тиюләрдән дә бик файдалы.

Игътибар! Анар согын ашказанында җәрәхәт, гастрит һәм ашказаны сыекчасы кислоталылыгы югары булганда эчәргә ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар