Логотип
Сәламәтлек

5 минутлык спорт 

 Эшегез никадәр тыгыз, күп булса да, спорт өчен вакыт табарга теләге булган кешегә көнгә 5 минут та җитә, ди белгечләр.

Спрот залына бару кимендә ике сәгать вакыт таләп итә. Хатын-кыз үзе өчен бу кадәр вакытны таба аламы, юкмы – анысы икенче мәсьәлә.  Эшегез никадәр тыгыз, күп булса да, спорт өчен вакыт табарга теләге булган кешегә көнгә 5 минут та җитә, ди белгечләр. Сез спортка күпме вакыт бирә аласыз? 


Минем 30 минут вакытым бар
Спортка ярты сәгать вакыт таба аласыз икән – бу бер дә аз түгел!
Ярты сәгать эчендә югары эффектив тулы тренировка ясарга була. Бу вакыт эчендә разминка, кулларга, аякларга, аркага, пресска берничә күнегү эшләргә өлгерәсез. Альтернатив вариант – йөгерү. Үзегезгә уңайлы тизлек белән салмак кына йөгереп кайтыгыз. Өегездән чыгып китәргә теләмәсәгез, өй җыештырыгыз! Ярты сәгать дәвамында актив рәвештә өйне тәртипкә китерү, иелеп идән сөртү, үрелеп тузан алу шулай ук бөтен организм өчен файдалы булачак. Ике куянны берьюлы атасыз шул рәвешле. Иң мөһиме – процесс сезгә рәхәтлек бирергә тиеш!

Минем 10 минут вакытым бар
Спортка 10 минут вакыт сарыф итә алсагыз, автобуста бару урынына бер тукталышны җәяү атлагыз. Кызу барырга кирәк, әкрен атлап барудан файда булмас. Яисә өйгә терәлеп торган кибетне узып, ерактарак урнашканына барыгыз. Будильникны 10 минутка иртәрәк куеп, иртән зарядка ясап алырга була. 

Минем нибары 5 минут вакытым бар
Спортчыларның 5 минут хакында шаяртканнарын ишеткәнегез бармы? 5 минут аз дип уйласагыз, димәк сезнең планкада торганыгыз юк, диләр. Әйе, берьюлы 5 минут планкада тору мөмкин түгел. Ләкин берәр минут берничә тапкыр бу күнегүне эшләргә була. 
Муен, куллар, табаннар өчен гимнастика ясау да организмга файдалы булыр.
Лифт белән кулланасызмы? Баскычны сайлагыз. Этажлар арасындагы биш минутлык сәяхәтегез йөрәк өчен кардионагрузка, аяклар, куллар өчен разминка булыр. 

Алсу ШАКИРОВА әзерләде
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар