40 яшьтән соң саулыкка 6 адым

Кырыктан соң тормыш башлана гына. Ул актив, тагын да күңеллерәк үтсен
өчен сәламәтлек турында кайгыртырга менә дигән вакыт. Белгечләр ул
яшьтән соң үзегезгә менә нинди файдалы бүләкләр ясарга киңәш итә.

Күп итеп йокларга

Йокы туйганчы йоклау мөһим. Төнге йокы бозылу – гормоннар эшчәнлеге,
матдәләр алмашуы, депрессия башлану, йөрәк-кан тамырлары авырулары
килеп чыгуга сәбәпче булырга мөмкин. Салкынча һәм караңгы бүлмәдә
кимендә сигез сәгать йоклау зарур. Бүлмәдә гаджет, телефоннар булырга
тиеш түгел.

Су күп эчегез

Бу яшьтә метаболизм әкренәя, шуңа күрә аның эшчәнлеген нормальләштерү
өчен су эчү мөһим. Моннан кала, су бөерләргә, тирегә һәм баш миенә дә
кирәк. Һәр көнне 2 шәр литр су эчәргә авыр икән, сусыл җиләк-җимеш
ясагыз.

Көчле физик күнегеләр

Әгәр атнага берничә тапкыр спорт белән шөгыльләнергә күнеккәнсез икән,
бик шәп. Тик хәзер сезнең гәүдәгә икенчерәк йөкләмәләр кирәк. Чөнки
мускул массасы күләме 35 яшьтән соң кимеп, сәлперәя башлый. Әлеге
үзгәрешләрне бераз булса да туктатып тору өчен, атнага бер тапкыр көч
сорый торган физик күнегүләр ясарга кирәк.

Күбрәк аксым кулланыгыз

Үсемлек кенә түгел, хайван аксымы да кирәк бу яшьтә. Ул метаболизмны
яхшырту һәм мускуллар өчен файдалы. Бер киңәш: аксымны һәр ашаган саен
аз-азлап кулланыгыз. Бер тапкыр гына түгел.

Күкрәгегезне кайгыртыгыз

Һәр сигезенче хатын-кыз күкрәгендә ямаш шеш белән очраша. Бу –
статистика. 40 тан соң даими рәвештә маммограмма ясатып торырга кирәк.
Нинди вакыт аралыгында тикшерелергә кирәклеген, сезгә генә хас булган
күрстәкечләрдән чыгып, табиб әйтергә тиеш. Күкрәгегезгә игътибар итәргә
өйрәнегез. Аларны үзегез дә капшап карарга күнегегез.

Йөрәк

Бу яшьтә йөрәк авырулары килеп чыгарга мөмкин. Статистика буенча, һәр
өченче хатын-кыз йөрәк өянәгеннән вафат була. Тагын бер күңелсез хәбәр:
нәкъ менә ханымнарда бу авыруга диагноз куярга авыр. Һәрвакыт йөрәккә
УЗИ һәм кардиограмма ясатыгыз, кан басымын һәм анда шикәр дәрәҗәсен
тикшереп торыгыз.

Тән тирегезгә игътибарлы булыгыз

Сүз картлыкка каршы көрәш хакында бармый. 40 яшьтән соң тәндәге бөтен
миңнәрне игътибар белән карап торырга кирәк. Даими рәвештә дерматологка
күренеп тору да комачау итмәс. Иң мөһиме: тәнне кояштан сакларга. Җәй
көне генә түгел, елның башка фасылларында да.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Бозым Сихерчеләр, имчеләрне никтер картаеп-бирчәеп беткән карчыклар кыяфәтендә генә күзаллый иде моңарчы Галия. Аларның яшәгән йорты да каядыр бер читтә, аулакта булырга тиеш иде кебек. Ул йорт үзе үк күңелдә шик уятырга, шом кертергә тиеш...  Ачык йөзле, ак яулыклы апа каршы алды аларны.
    7725
    1
    100
  • 8388
    2
    56
  • Ялгыш очрашу Инде ничә ел үткән, әмма аны күргән саен, атлап барган җирдән адымнарын әкренәйтә, йөзенә иңгән гаепле елмаюын махсус җыерылган кашлары астына яшерергә тели. Оныта алмый бугай шул...
    9431
    1
    54
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 28 сентябрь 2020 - 05:31
    Без имени
    Дэвамы ачылмый.
    «Китмә!»
  • 28 сентябрь 2020 - 05:49
    Без имени
    Бик тә авыр тормышта яшисез.Мин үзем дә шундыйрак хәлдә яшим. Чит гаиләдә баласы гына юк, дип беләм... Ә бәлки бардыр ... Чөнки беркайчан да, акча алып кайтып бирмәде. Иртә таңнан чыгып китә , төнлә генә кайтып, артын куеп ята... Ник яшәдем микән? Башта әнине утка саласы килмәде. Балалар кечкенә иде. Шулай, мин дә көне-төне еладым, яшиселәр килми иде... Һаман шулай этле-мәчеле яшәп ятабыз.... Төзәлә торган яра түгел... Бик үкенәм, яшьтән аерылышмаганга....
    Гаилә җимерүче
  • 28 сентябрь 2020 - 07:59
    Без имени
    Нинди мэхэббэткэ ышаныч югалган монда? Ул булмаган. Гомер буе йоргэн ир, белмэмешкэ салынган хатын.
    Гаилә җимерүче
  • 28 сентябрь 2020 - 08:29
    Без имени
    Бу очракта, хатын кызга тормыш иту авыр булган, укенеч шуннан гына кебек. Хыянэт бит ул, бер булган икэн, гел кабатланып торачак. Андый очракта изелеп яшэудэн мэгьнэ юк. Ышаныч беткэч тэ яшэу бик авыр, ике арада шул маржа тора кебек. Ирнен эйткэн бер сузенэ дэ ышанып булмый. Димэк аралашудан мэгьнэ юк.
    «Иреңне берәүгә дә бирмә!»
  • 28 сентябрь 2020 - 08:29
    Без имени
    Гаилэгез таркалмаган очракта да, жае килгэн саен искэртеп, эйтеп торачак, лишние переживаниялэр сина кирэкме, уз башына, э ирдэ сина эйтелмэгэн ничэ секрет, уйлар кара эле?
    Аналыгыңны алганнарын иреңә әйтергәме, юкмы?
Реклама
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...