Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

«Яңа йолдыз»да яңа җиңүче!

 «Яңа йолдыз» телевизион музыкаль проектының өченче сезоны тәмамланды. Казанның Сәйдәш мәдәният йортында узган финал концертында җиңүченең исеме билгеле булды. Ул – Мамадыш кызы Фәридә Ибраhимова. 


 «Яңа йолдыз» телевизион музыкаль проектының өченче сезоны тәмамланды. Казанның Сәйдәш мәдәният йортында узган финал концертында җиңүченең исеме билгеле булды. Ул – Мамадыш кызы Фәридә Ибраhимова. 


Талантлы башкаручы үзенчәлекле тавышы белән жюри әгъзаларын гына түгел, залда утырган тамашачыларны дә әсир итте. Ул чыгыш ясаганда зал алкышларга күмелде. Хәзер инде Фәридә җиңүенең җимешләрен татыячак – «Барс Медиа» компаниясе аның белән ел дәвамында хезмәттәшлек итәргә вәгъдә бирде. Фәридә башкарган җырга яңа клип төшереләчәк, җырлары «Татар радиосы» һәм «TMTV» каналында яңгыраячак. Кызның зур хыялы да тормышка аша – «Татар җыры» концертында катнашырга Фәридә дә чакыру алды. 


Җиңүченең исемен Мәскәү кунагы, проектның режиссеры Лина Арифуллина игълан итте. Үз исемен ишеткәч, Фәридә бераз югалып та калды шикелле. Дулкынлануы йөзенә чыкты. «Нәрсә булганын аңлап та бетерә алмыйм, ышанмыйм, ләкин мин чиксез шат», – диде ул. Шунысы да игътибарга лаек – җиңүчене билгеләгәндә жюри әгъзалары арасында бәхәсләр булмаган диярлек. Фәридә Ибраһимованы бертавыштан сайлаганнар. 


«Яңа йолдыз» телевизион музыкаль проекты Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән оештырыла. Быел бәйгедә катнашырга теләк белдереп, Россиянең төрле төбәкләреннән 747 гариза килгән. «Проектның максаты – катнашучыларның вокал мөмкинлекләрен ачу, танылырга мөмкинлек бирү», – диде «TMTV» телеканалы җитәкчесе Лилия Кадыйрова. 


Бер ай дәвамында проект кысаларында остаханәләр уздырылган, профессиональ җырчылар киңәшләре белән уртаклашканнар. Нәтиҗәдә, алты кеше генә финалга чыккан. Йомгаклау концертында профессиональ җырчылар яшь башкаручылар белән дуэт башкарды. Зур сәхнәгә беренче тапкыр аяк басуларына карамастан, яшьләрнең чыгышлары югары дәрәҗәдә булды. Бу инде яшь башкаручылар белән эшләгән остазларның тырышлыгы. Концертта проектның беренче һәм икенче сезон җиңүчеләре кунак буларак чыгыш ясады. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Котлыйбыз! Яшьлэр безнен килэчэгебез

    Хәзер укыйлар