«Мин бик нык яраткан кешемә генә кияүгә чыгачакмын, – дип әйтә торган иде төркемдәшем Алия. – Хатын-кыз ярата икән, барысына да күз йома. Гаилә дә нык, ир дә наз да коенып яши». Без аның бу фикере белән еш бәхәсләшә идек. Ярату гына җитми,уртак кызыксынулар, үзара хөрмәт тә, гомумән, икең бер якка карап яши белү дә кирәк дия идек. Ә ул безне исәп-хисап турында гына уйлап яшәүдә гаепләде.