Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

«Мине коронавирус популярлаштырды...»

«Коронавирус дип авылга кайтып киттем. Ә монда чир юк, эшләтәләр». Эш киеменнән, тавык тотып авыл тормышы хакында кызыклы фәлсәфә корган видео күпләрегезнең ватсап мессенджерына да килгәндер. Коронавирус инфекциясеннән сакланып изоляциядә өйдә утырган вакытта юмор хисе булганнар инстаграм битләрендә төрле вайннар төшереп куя башлады. Бу үзенә күрә юмор терапиясе дә булгандыр, мөгаен. «Дневник татарина» исеме белән видеолар төшереп, язылучыларының кәефен күтәргән Рәмис Гилметдинов белән әңгәмә кордык. «О, бу минем беренче онлайн интервью», – дип сүзен башлады Рәмис. Чаллы да яшәүче юморист белән без интернет аша сөйләштек.


«Коронавирус дип авылга кайтып киттем. Ә   монда чир юк, эшләтәләр». Эш киеменнән, тавык тотып,  авыл тормышы хакында кызыклы  фәлсәфә корган  видео күпләрегезнең ватсап мессенджерына да килгәндер. Коронавирус инфекциясеннән сакланып изоляциядә өйдә утырган вакытта юмор хисе булганнар инстаграм битләрендә  төрле вайннар төшереп куя башлады. Бу үзенә күрә юмор терапиясе дә булгандыр, мөгаен. «Дневник татарина» исеме белән видеолар төшереп, язылучыларының кәефен күтәргән Рәмис Гыйльметдинов белән әңгәмә кордык. «О, бу минем беренче онлайн интервью», – дип башлады сүзен Рәмис. Чаллыда яшәүче юморист белән без интернет аша сөйләштек. 


Рәмис, инстаграм битендә синең видеоларың, вайннарың гына урын алган.  Башкалар кебек, нәрсә ашаганыңны, ничек яшәгәнеңне,  кайда йөргәнеңне күрсәтмисең?  Кем син?
–  Мин – гап-гади авыл малае (Көлә.)  Актаныш районы Күҗәкә авылында туып-үстем. Һәм менә монда бер серне ачам:  мәктәптә укыганда дингә кереп киттем. Намазлар укыдым, гарәпчә укырга өйрәндем. Чаллыда мәчет каршындагы пансионда укып, мәктәпне тәмамладым. Аннан соң Мәскәү ислам университетына укырга кердем. Балаларга дин сабаклары укыту  мөмкинлеге биргән махсус документым да бар. Армиягә барып кайттым да, үз авылыбызда имам-хатыйп булып эшләдем. Әмма  мин яшь егет, тормыш төзисем бар. Дин  юлында булып, мәчеттә эшләп, үз тормышымны корып җибәрергә,  хыялымдагы йортны салырга мөмкинлек булмас  кебек тоелды. Хәзер бит бар нәрсә дә акчага барып тоташа. Имам булып йөреп, әни сыртында яши алмыйм бит инде. Озак уйлаганнан соң, Чаллыга күчендем дә, машина запчастьлары белән шөгыльләнә башладым.  


 Дөньяга, дингә карашыңны армия үзгәртте алайса?
    – Алай дип әйтмәс идем. Аллаһы Тәгалә күңелемнән китмәде. Хезмәт иткән частьта китаплар укырга мөмкинлек барлыгын белгәч, Актаныш мөхтәсибенә шалтыратып, Коръән-Кәрим җибәрүләрен үтендем.  Алар миңа зур чәкчәк пешереп, төбенә изге китапны салып  посылка салдылар. Армиядә дә укыдым Коръәнне. Әмма, мохит тә тәэсир итми калмагандыр. 


Дини кешеләргә альтернатив хезмәт итү мөмкинлеге дә бар дип беләм. 
– Динни кешеләргә хезмәт итмәскә дигән канун юк. Армиядән качып йөрмәдем. Килделәр дә, алып киттеләр. 


Син бит әле иң абруйлы гаскәрдә  – ВДВда хезмәт иткәнсең.
–  Армиягә барсам йә танкта йөрим, йә парашюттан сикерәм дигән хыялым бар иде. Военкомат комиссары артыннан бер тотам калмый, шундый частьларга җибәрүен сорап йөрдем. Җанына тигәнмендер, күрәсең, ВДВга яздырды. 11 тапкыр парашюттан сикердем. 


Хәзер дингә мөнәсәбәтең ничек?
 – Аллаһының барлыгына һәм берлегенә ышанам.  Булдыра алганча дини кануннарны саклап яшәргә тырышам. 


Рәмис, кызык видеолар төшерү идеясе каян барлыкка килде соң? 
– Кеше көлдерергә  яратам. Язган мәзәкләрем ошый икән, канатлар үсә инде. Әле район составында КВНнарда катнаша идем. Хәзер уйнамыйм инде, чөнки хатын бар. (Көлә.) Элек кызык видеолар төшереп, дусларыма җибәрә идем. Алар миңа ютубта үз каналымны булдырырга  киңәш итте. Ул вакытта инстаграмны платформа итеп күрмәдем. Әмма ютубта эшләргә авыр. Ул кыска видеолар яратмый, озын итеп төшерергә кирәк. Аннан  шул ук дусларым инстаграмга керергә тәкъдим итте. Инстаграмның минем формат икәнен аңладым. 


Син 2018 елдан башлап инстаграмда вайннар төшерәсең. Әмма популярлашуыңа коронавирус сәбәпче булды. Килешәсеңме?
 – Әле короновируска кадәр бер сикереш булып алган иде. Әмма аннан соң тукталып калдым. Әйе, дөрес әйтәсең, коронавирус минем өчен яхшы әйбер булды (Көлә).  Изоляция башлангач, авылга кайтып киттем. Авыл тормышы турында кыска видеолар төшерү теләгем күптән бар иде. Кайттым да, төшердем. Ә ул видеоларны халык бик яратты. Җитмәсә, ул вакытта бөтен кеше ял итте. Кеше ял иткәндә хәзер нишли, әйе, интернетта утыра. Каникуллар файдага булды миңа. 
Видеороликларыңны күптөрле итеп, төрле темаларга эшлисең.
– Барысын да әз-әзләп бирергә тырышам. Бертөрлелек туйдыра ул. Подписчикларым да ялыга, үзем дә. Кызык гел булып тормый ул, кайчан да булса бер сүнә. Мин шуңа төрләндерәм дә.


Мәзәкләреңне үзең уйлап табасыңмы?
– Бер карасаң, миңа кадәр бөтен нәрсә уйлап табылган инде. Мәзәк уйлап чыгардым дип төшерәсең, комментарийга бер кеше булса да: «Моны кайдадыр күргәнем бар», – дип язып куя. Болай, үзем язам. 


Син хәтта никах көнеңдә дә видеоролик төшердең?  Моны бурыч дип эшләдеңме, әллә берәр төрле азарт булдымы?
– Кадерле көнем белән ничек яраткан подписчикларым белән бүлешмәскә инде?! Идеяне күптән уйлап куйган идем. 

 


Ул вакытта видеороликларың өчен әби буласы кешең, кәләшең үпкәләмәдеме?
 – Башта курыккан идем. Чынлап әйтәм. «Бу кеше көлдереп кенә йөрүче икән. Моның белән кызым нинди гаилә корып яшәр микән?» – дигән сораулар туар дип борчылдым. Ул видеоны керткәндә әби белән якыннан таныш идем инде. Куркулар бетте.  Әби мине дә уздыра, юмор хисе көчле, әледән-әле ватсапка мәзәк видеолар җибәреп тора. Бомба минем әби. 


Рәмис, видеороликларың үзеңә кире әйләнеп кайтамы? 
Видеоны инстаграмга урнаштыргач, статистиканы карыйм. Халыкка кереп китә икән: «Молодең, Рәмис, тырыштың, шулай дәвам ит», – дим. Әмма  инстаграмда күп каралган, күп сакланган видеоларны уңышлы дип санамыйм әле.  Әгәр дә ватсап аша үземә әйләнеп кайта икән, менә шул вакытта уңышлы була ул. Димәк, кемгәдер бик ошаган, ул аны карап кына калмаган,  махсус скачать итеп,  дусларына җибәргән. Һәм ул видео «дөнья гизеп» миңа әйләнеп кайткан. Бу инде – эйфория. 


Блогерлык синең өчен?
– Азарт ул. Яңа кешеләр белән аралашу. Әле бик күп идеяләрем бар. Төшерергә дә төшерергә иде исәп. Халыкны ялкытып бетерсәм дә төшерәчәкмен. Үзем өчен. Сәламәт кенә булырга язсын.  Әле менә ипотека алырга банк ризалык бирде. Гомер буе ипотека түлисе булачак. Ул гомерне көлеп уздырырга иде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик күңелле видеороликлары, миңа ошый!

    Хәзер укыйлар