Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Хәния Фәрхи: «Онытылыр димә»

Кичә — 30 май, ягъни туган көнендә — Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхине искә алу кичәсе Уфаның кайчандыр ул үзе гөрләткән һәм шаулаткан Яшьләр мәдәният сарае сәхнәсендә үтте. 

Кичә — 30 май, ягъни туган көнендә — Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхине искә алу кичәсе Уфаның кайчандыр ул үзе гөрләткән һәм шаулаткан Яшьләр мәдәният сарае сәхнәсендә үтте. 

Бу көнне тамашага Аның үзен һәм моңын сагынганнар, җырына сусаган газиз тамашачысы, кадерле якташлары җыелган иде. Концертка килергә теләп тә, ни кызганыч, билетлар санаулы көннәр эчендә сатылып бетү сәбәпле, керә алмый калучылар бик күп булды. 

Яз – Хәния ханымның иң яраткан ел мизгеле иде. Күңелләрдә көз сагышы булса да, җырчының иҗатташ дуслары, сәхнәдәшләре аның җырларына яңа сулыш өреп, шушы ел фасылын тагын да матуррак, тагын да күркәмрәк һәм ямьлерәк итеп бәйрәм дәрәҗәсенә күтәрергә тырышты.Ул үзе дә бит табигатьнең нәкъ шушы чоры кебек: кояшлы, җылы, бөтен кешегә карата уңай мөгаләмәдә иде. Аның күлмәк –костюмнары, энергетикасы, җырлары – алардан һәрвакыт җылы бөркеде. 

30 ел дәвамында аның тарафыннан 700 дән артык җыр җырланган, 6 меңгә якын концерт куелган! Ул үз өстенә халыкка хезмәт итү бурычын алды. Һәм шушы юл буенча ул соңгы сулышына кадәр тугры атлап барды. Ә бит сәхнәне язмыш дип кабул итү – ифрат зур эш. 

Искә алу кичәсендә Ришат Төхвәтуллин, Мирхәт Гайсин, Лилиана Ирназарова, Фәридә Тимербаева, Идрис Газиев, Азат Вахитов, Алмаз һәм Айдар Юнысовлар, кызы Алия Гәрәева, Артур Туктагулов, Резидә Байтирәкова, Наил Шәймәрданов, Гүзәл Әхмәтова, Азалия һәм Урал Рәшитовлар, Әнвәр Нургалиев һәм Айдар Галимов катнашты. Билет сатудан кергән акча, җырчы турында “Онытылыр, димә” китабын басуга киткән чыгымнарны каплауга һәм 27 июль көнне Казанда татар зиратында җырчының каберенә урнаштырылачак һәйкәл төзүгә һәм шулай ук хәтер кичәсенең dvd-дискын чыгаруга тотынылачак. Хәтер кичәсенә килә алмаган тамашачылар аны тиздән “Туган тел” каналы аша карый алачак. 

Тамашачының да, сәхнәдән җырларын башкарган иҗатташларының да күңелләренә сагыш үрелде, күзләренә яшь эркелде бу кичтә, һәм тамашачы да Хәния апаның балкып, елмаеп, колач җәеп: “Хәерле кич, якташларым! Бәйрәм белән!” дип килеп чыгарын пәрдә ябылганчы көтте... 

Шушы тамашабыз синең якты рухыңа дога булып барып ирешсен иде, Хәния апа... 

Нурлан Ганиев, 
хәтер кичәсен алып баручы.

 

Галерея

Теги: Хәния Фәрхи

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    китабын котэбез инде. бигрэк тэ ерак тобэклэрдэ!

    Хәзер укыйлар