Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Илсөя Бәдретдинова нәрсә ашап «түгәрәкләнгән»?

«Ялдан кайткач, улымның тренеры белән сөйләштем. Биш килога түгәрәкләнеп кайттым, нишләргә инде миңа хәзер, дим. Мине аяктан ега торган әйбер әйтте.

«Ялдан кайткач, улымның тренеры белән сөйләштем. Биш килога түгәрәкләнеп кайттым, нишләргә инде миңа хәзер, дим. Мине аяктан ега торган әйбер әйтте: «Фрукты ашаган идеңме?» Әйе, дидем. 
Хатын-кызның җиләк-җимеш кенә ашыйм, ябыгам дип әйтүе шулкадәр ялгыш фикер икән... Ябыгучыларга җиләк-җимеш бөтенләй ярамый, ди! Карбыз белән кавын да... Аларны бергә ашау «убийственная смесь», ди. Аралары бер сәгать булуы кирәк икән. Ит ашагыз, яшелчә ашагыз, ди. Җиләк-җимешкә караганда, утырып макарон ашавың хәерлерәк, диде. Җәйге җимешләрне ашап җыйган авырлыкны ташлап та булмый, ди, хәтта! Ә мин арбуз ашыйм да, кавын ашыйм... Сәгать икегә кадәр генә ашарга ярый икән җиләк-җимешне. Мин алтыдан соң гына ашый башлыйм әле, гомумән. Кыяр, яшел борыч ашасаң әйбәт икән. Сельдерей – биргән энергиясенә караганда, аны эшкәртү өчен ашказаны тагын да күбрәк энергия сарыф итәргә мәҗбүр булган дөньяда бердәнбер үсемлек икән! Организмда кыярдан да  калория кала. Ә сельдерейдан берни калмый, киресенчә, булган калорийлар да яна икән...
Сельдерейдан мантый пешереп булмый микән?» 

Алсу ШАКИРОВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар