Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Фирдүс Тямаев Германиядә яңа ботинкалы булган

Бу көннәрдә җырчы Германиядә операция ясата


Бу көннәрдә җырчы Германиядә операция ясата.
Фирдүс Тямаев инде күптән үк: «Яңа сезонга үземне «ремонтлыйсы» бар. Авылда сабантуй үткәрермен дигән идем, бу уйдан баш тартырга туры килде. Германиягә барып, операция ясатам. Бар да яхшы булыр, Алла теләсә», – дип хәбәр иткән иде.

Шушы көннәрдә ул клиника палатасыннан фотосын куеп: «Аллага шөкер. Менә хәзер җырлыйбыз», – дип язган иде. Әмма кай төшенә операция ясатуын әйтмәде.  Соңрак ул  операциянең уңышлы узуын, инде аякка басуын хәбәр итте. Видеодан күренгәнчә җырчы аягына операция ясаткан.  Фирдүснең кәефе яхшы. Һәр нәрсәдән кызык таба белгән җырчы бер постында: «Концерт сезонына әзерләнәм әле. Яңа ботинка ясаттырдым. Моның белән бертуктаусыз биергә була диделәр», – дип операциядән соң аягына кигертеп куйган махсус җайланма хакында шаярта. 

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Татарстанда ясатып булмый микэнни аны?

    Хәзер укыйлар