Зәйнәб Фәрхетдинова 50 яшьлек юбилеена Азнакайның Бәешле болынында зур концерт куя

Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова үзенең туган көнен Азнакайда бәйрәм итәчәк.
Татар эстрадасының танылган җырчысы, Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова үзенең туган көнендә – 17 августта якташлары өчен Ык буенда зур концерт куярга җыена. «Бәешле болыннарында концерт кую Зәйнәбнең күптәнге хыялы иде. «Алтын юбилее» көнендә без аның бу хыялын тормышка ашырырга уйладык. Татарстанның Азнакай районы хакимияте белән килешеп, Ык елгасы буенда, ачык һавада халык өчен зур бәйрәм ясыйбыз. Азнакай районыннан чыккан сәнгать әһелләре катнашында концерт, соңыннан яшьләр өчен дискотека булачак, салютлар атылачак», — дип хәбәр итте "Татар-информ" агентлыгына җырчының хәләл җефете, Татарстанның халык артисты Зөфәр Билалов.
Концерт 17.00 сәгатьтә башлана, керү — түләүсез.
Зәйнәбнең алтын юбилее Казан тамашачысы өчен "Спорт сараенда" 30 сентябрьдә уздырылачак. Алга таба юбилей концертлары Мәскәүдә, Уфада дәвам итәчәк.
Мәгълүмат өчен. Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова 1967 елның 17 августында Үзбәкстанда туган. Азнакай районының Сарлы авылында үскән. Ире, Татарстанның халык артисты Зөфәр Билалов белән бергәләп утыз елга якын концерт эшчәнлеге алып баралар.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
«Рәнҗемә миңа, кызым...» Ул аның каберенә еллар үткәч кенә кайта алды. Юк, еракта – диңгез-океаннар артында яшәгәнгә түгел, күңеле тартмаганга...
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Үләнче Рушания ханым Минсәгыйрованы үзе яшәгән Спас районының Болгар шәһәрендә генә түгел, инде бөтен республикада үләнче дип беләләр
-
Сабырлык чиге 2 Шулай итеп, Сәрия туташ никахлы ире кочагында бер төн генә ләззәтләнеп калган. Нәрсә генә булмасын, авылда «кияүгә чыккан» дигән хәбәр таралган бит...
Соңгы комментарийлар
-
7 февраль 2023 - 06:25Без имениКарыйсы килэ башлады инде. Бу эсэрне укыганым бар иде.Бала бишеге тибрәнүендә – чиркәү чаңы
-
3 февраль 2023 - 09:19Без имениРушания ханымның сәләтенә, булдыклы, уңган булган ханым булганына шаккатып, исем китеп укыдым.Була бит шундый бар яктан да килгән кешеләр, сөбханАллаһ, күз тимәсен 🤲🤲🤲Сәламәтлек, озын гомер телим аңа!Үләнче
-
4 февраль 2023 - 13:37Без имениГомер ничек яшэлсэ дэ утэ.Ярый анлаган ирен,э анламаганнар анламый ул.Яшэгэн саен чарасыз тузеп яшэгэн хатынкыз азмы доньяда.Сабыр тобе Сары алтын дисэлэр дэ сэлэмэтлек бик кирэк нэрсэ.Аллакаебыз яшьлектэ хэр балага тэуфикь, сабырлык хэм уз башына акыл бирсен.Сэлэмэтлектэ булып яшикСабырлык чиге 5
-
3 февраль 2023 - 09:42Без имениИе ие, бау белэн бэйлэп сойрэп яткыралар ди. Шул йоремсэк ирлэрне яклап утырмагыз инде«Йөремсәк» хатын
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.