Логотип
Яңалыклар

Зәй янындагы коточкыч һәлакәт: фаҗига хроникасы

1 нче июльдән 2 сенә каршы төндә булган авария Татарстанны гына түгел, бөтен Россияне тетрәндерде.


Соңгы ике көндә Россиянең барлык мәгълүмат чараларында яктыртылучы  һәлакәтнең ничек булуы, һәлак булучыларның исемлеге, зыян күрүчеләр турында мәгълүмат, шаһитләрнең күрсәтмәләре: “Интертат” электрон газетасыннан фаҗиганең тулы картинасы.

00:04 сәгатьттә кризислы хәлләр белән идарә итү Үзәгенә Зәй шәһәреннән 9 километр читтәге трассада “Неоплан” пассажир автобусы “КАМАЗ” йөк машинасы белән  бәрелешүе турында хәбәр килеп ирешә.




 

Авариядән соң беренче минутларда фаҗига урынында булган шаһит Петр Тихонов хәбәр иткәнчә, ауган автобусны ялкын чолгап алган була.


“Мин авылдан өйгә кайта идем. Тадан төшкәндә кызыл шәүлә күрдем, башта дача кешеләре үлән яндырадыр дип уйладым. Соңыннан төнлә нинди үлән булырга мөмкин инде дип уйладым. Якынрак килгәч йөк мшинасы күрдем, аның янында кешеләр бар иде”, - дип сөйләде ул Петр Тихонов.


Авариядән соң беренче минутларда шәһитләр, автобус бензовоз машинасы белән бәрелешкән дип сөйләделәр. Соңыннан гына һәлакәтең икенче катнашучысы “МАН” йөк машинасын тагып барган “КАМАЗ” икәнлеге ачыклана.

“Мин кешеләрдән нәрсә белән ярдәм итә алам, дип сорадым, миңа, “Монда ничек ярдәм итеп була инде?”, - дип җавап бирделәр. Яныда бер ир-ат йөри, мин соңыннан гына аның автобус йөртүчесе икәнен аңладым. Ул: “Йөк машинасы юлны кисте, бәрелгәч мин автобустан чыгып очтым, - дип әйтте. Шунда булган кешеләр аның өч кешене автобустан чыгарганын сөйләделәр”, - дип өстәде Петр Тихонов.


2 июль киченә Эчке эшләр министрлыгы экспертлары һәлакәтнең ничек булуын ачыкладылар. Бу автобусның үзенчәлеге бар - ягулык багы алдан уң якта. Бәрелгәннән соң автобусның алгы уң тәгәрмәче ычкына, ул ава һәм яна башлый. Тикшерү версиясе буенча, ялкын берничә секунд эчендә бөтен салонны чолгап ала. Автобус уң яка аву аркасында ишекләр бикләнә. Һәм пасажирлар янгын эчендә кала.
 

 

Фаҗига урынына Зәй шәһәренең янгын сүндерү - коткау гарнизоны хезмәткәрләре, шулай ук барлык экстерн хезмәтләр килә. Ике машинаны да 1:17 сәгатьтә сүндерәләр.


Баштарак рәсми чыганаклар авариядә җиде кеше үлгән дигән мәгълүматны раслый, ләкин соңрак ике тапкырга күбрәк икәне ачыклана.


Зәй янындагы фаҗигада һәлак булучылар - исемлек


Соңгы мәгълүматлар буенча, коточкыч һәлакәттә 14 кеше вафат була, аларның дүртесе балалар.

“12 яшьлек кыз үзенең әбисе белән вафат була, 15 яшьлек яшүсмер һәм аның бер яшьлек энесе әниләре белән бергә була, шулай ук 14 яшьлек кыз үзе генә була”, - дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Тикшерү Идарәсе җитәкчесенең ярдәмчесе Эльвира Газизова.


3 июльдә, “Татар-информ” агентлыгы авариядә һәлак булучылар исемлеген ачыклады. Алар арасында дүрт Татарстан кешесе дә бар.


Людмила Александровна Мельникова, Самара
Галимова Мария Раушановна, Зәй
Алла Вениаминовна Ермакова, Тольятти
Галина Ивановна Шеховцова, Тольятти
Венера Камиловна Сайранова, Менделеевск
Сергей Дмитриевич Подгорный, Яр Чаллы
Нина Федоровна Подгорная, Яр Чаллы
Али Вейсович Алиев, Ижевск
Татьяна Николаевна Ведянская, Ижевск
Алексей Семенович Ващев, Ижевск
Ю. Бушмакина, 14 яшь, Ижевск
А.Мещерякова, 12 яшь, Тольятти
В. Мельников, 15 яшь, Самара
И. Мельников, 1 яшь 3 ай, Самара

Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Тикшерү Идарәсе, “Юл хәрәкәте һәм транспорт чараларны эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу, саксызлык буенча ике һәм аннан да күп кеше үлеменә китерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды.


 

2 июль – Татарстанда матәм көне


2 июльдә, Татартанның Зәй районында булган һәлакәт аркасында матәм көне дип игълан ителде, әлеге указны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады. Шул сәбәпле, Татарстанда район Сабантуйлары кичектерелде, бәйрәм итүне бер атнага күчерделәр.


“2017 елның 2 июлендә Татарстан Республикасы Зәй районында булган юл – транспорт һәлакәтендә якыннарын югалткан кешеләрнең кайгыларны урталашам, карар чыгарам:


 

1. 2017 елның 2 июлен Татарстан Республикасында мәтам көне дип игълан итәргә.
2. Матм көнендә Татарстан Республикасы территориясе буенча дәүләт флагларны әтөшерергә.
3. Телерадиокомпанияләргә һәм мәдәният оешмаларына мәтам көнендә күңел ачу тапшыруларын һәм чараларын  туктатып торуны тәкъдим итәргә.
4.  Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына юл – транспорт һәлакәтендә һәлак булучыларның гаиләләренә һәм зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү буенча тәкъдимнәр әзерләргә”, - дип әйтелә документ текстында.


 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Удмуртия республикасы башлыгы вазифаларны вакытлыча башкаручы Алесандр Бречаловка, шулай ук  Самара өлкәсе губернаторы Николай Меркушкинга кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде.


“Татарстан халкы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән, үзган төндә Самарадан Ижевскига баручы пассажир автобусы катнашында килеп чыкан һәлакәт сәбәпле, кайгы уртаклашу сүзләре җиткерәм.

 

 


Күп кешенең, бигрәк тә балалар үлеме турындагы хәбәр безнең йөрәкләргә яра салды. Авария нәтиҗәсендә якыннарын югатлканнарның тирән кайгыларын уртаклашам, һәм зыян күручеләрнең тиз арада терелүен телим”, - дип әйтелә Татарстан лидеры телеграммасында.


Татарстан хөкүмәтеннән ярдәм


Зәй районындагы һәлакәт урыныны 2 июльдә, Татарстан премьер-министры Алексей Песошин килде.
 

“Татарстан хөкүмәте матди ярдәм күрсәтү турында карар чыгарды – һәлак булучыларның гаиләләренә 1 миллион сум күләмендә акчалата ярдәм күрсәтеләчәк. Зыян күрүчеләр, хәлләренең авырлыгы дәрәҗәсенә карап матди ярдәм алачак. Җиңелчә авырлык булса-  100 мең сум, уртача авырлык – 200 мең сум, авыр булганда – 300 мең сум. Ярдәм республика бюджетыннан бүлеп биреләчәк”, - дип билегеләп үтте премьер – министр.


 “Зыян күрүчеләрнең хәлләрен белергә, һәм һәлак булучыларны тану өчен  килүчеләрнең туганнарына, Казанда тору урыннары булдырылачак. Мондый боерыклар бирелде”, диде Алексей Песошин.


Һәлак булучыларның якыннары өчен урнашу урыннары


1. “Свои люди” хостелы: Казан, Ул як Болак урамы, 56 йорт, 10 кеше урнаштырылган.
2. “Ревьера» кунакханәсе: Казан, Әмирхан урамы, 1 йорт, 10 кеше урнаштырылган.
3. “Регина” кунакханәсе: Казан Университет урамы 9 йорт, ике кеше урнаштырылган.
4. “Татарстан” бизнес – отеле: Яр Чаллы, Гидротөзүчеләр урамы, 18а йорты, өч кеше урнаштырылган.
5. Политехник техникум тулай торагы: Әлмәт, Тынчылык урмаы 10 йорт, алты  кеше урнаштылырган.
 

Суд-медицина эксперитзасы бюросында психологик ярдәм оештырылды. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлекчәләреннән, шулай ук Хезмәт, социаль яклау һәм  хезмәт белән тәэмин итү министрлыгыннан,  ТР Сәламәтлек саклау министрлыгыннан барлыгы 17 психолог җәлеп ителгән, дип хәбәр иттеләр ТР Гадәтән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.


Фаҗига каза күрүчеләрнең якыннарын бик тетрәндерү сәбәпле, аларга профессиональ психологик ярдәм кирәк була. Зыян күрүчеләрнең туганнары янында тәүлек буе медицина психилогик ярдәм күрсәтүче “Сердәш 129”  белгечләре эшли.  


“Ярдәм күрсәтү вакытка бәйле. Бочылу стадиясенә бәйле. Беренче стадиядә аны, шок дип атыйлар, ул уртача 9 көн дәвам итә, бу очракта янда булу бик мөһим. Кешеләр шок хәлендә булалар, бу фактны ахыргача аңлап бетерә алмыйлар. Шуңа күрә без, сөйләм психиотерапиясенә мөрәҗәгать итәбез – янда булу, ярдәм итү”, - дип сөйләде “Сердәш 129” медицина психилогик ярдәме күрсәтү мөдире Юрий Калмыков.  


“Биш кеше авыр хәлдә”


3 июль көнне Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, зыян күрүчеләр саны һәм алар алган имгәнүләр турында тәфсилләп сөйләде. Сәламәтлек саклау министры, һәлакәт урынында эшләгән ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре эшчәнлегенә югары бәя бирде.
 

“Беренче булып Зәй шәһәре ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре килде, аннан соң Яр Чаллыдан 5, Әлмәттән 4 ашыгыч ярдәм бригадалары җәлеп ителде, өстәмә рәвештә РКбдан ике бригада килде. Шулай ук, “Ансат” медицина вертолеты белән зыян күрүчеләрне сырхауханәләргә китерңек. “Татнефть» медсанчастендә һәм БСМПда  компьютер томографиясе, нейрохирурглар, хирурглар консультациясе – тулы күләмле тикшеренүләр уздырылды, болар авыр хәлдәгеләргә уңай динамикага ирешергә ярдәм итте”, - дип белдерде ТР Сәламәтлек саклау министры.


Әлеге вакытка республика хастаханәләрендә 9 кеше дәвалана.


“Аларның бишесенең хәле авыр дип исәпләнә. Яр Чаллы шәһәрендәге зыян күрүченең   хәле уңай динамика белән. Әбәт вакытына ул реанимациядән интенсив терапия бүлегенә күчереләчәк”, - дип билгеләп үтте Гадел Вафин.
 

Биш зыян күрүченең икесе, Әлмәтә ОАО “Татнефть” медсанчастендә, өчесе Казанда, Республика клиник хастаханәсендә дәвалана.


“Зыян күрүчеләр белән психологлар эшләячәк, травматик шок беткәч психологик ярдәм күрсәтү бик мөһим”, - дип сөйләде ТР Сәламәтлек саклау министры.   


РКБда ятучы авыруларның икесенең тәннәренең 25 проценты пешкән, аларның шулай ук тын юллары да зарарланган.
 

Гадел Вафин сүзләренчә, барлык зыян күрүчеләрнең имгәнүләре тиңдәш: баш, күкрәк читлеге һәм аяк-кул чуклары сыну.


Гаеплеләр кулга алынды


Йөк машинасы йөртүчесе һәм шулай ук авария вакытында йоклап киткән дип фаразланган автобус шоферы 2 июльдә кулга алынды. Автобус йөртүче хәзерге вакытта хастаханәдә.
 

2 июльдә, автобусларны эксплуатацияләүче «Евразийская корпорация автовокзалов» оешмасының генераль директоры Фәния Хәкимова кулга алдынды. Компаниядә тентү булды. Оешма башлыгы ике  һәм аннан да күп  кеше үлеменә китергән, куркынычсызлык кагыйдәләренә туры килми торган хезмәтләр күрсәтүдә гаепләнә, - дип хәбәр иттеләр ТР Тикшерү Идарәсендә.


Моннан тыш, Татарстан прокуратурасы Эчке эшләр министрлыгыннан, ике һәм аннан да күп кеше үлеменә китергән юл йөрү һәм транспорт чараларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу маддәсе буенча кузгатылган җинаять эшен алу карарын кабул итте. Җинаять эшләрен тикшерүне, прокуратура үз контролендә тота.


3 июльдә, һәлакәткә очраган автобусның балалар йөртү өчен лицензиясе булмаган дигән мәгълүмат барлыкка килде.


Моннан тыш, Татарстанның Тикшерү идарәсе башлыгы ярдәмчесе Андрей Шептицкий сүзләренчә, тикешерүчеләрнең, шоферлар тиеш булганча, дүрт сәгать саен бер – берсен алыштырып тормаганнар, дигән фикерләре бар. Шулай ук, әлеге автобусның шәһәрләр арасында йөрү өчен хокуклары булу – булмауны тикшерәләр.
 

Әмма транспорт компаниясе җитәкчелеге гаепне инкарь итә. Транспорт компаниясе генераль директоры сүзләренчә, автобус йөртүчесе тәҗрибәле була, ә автобусны юлга чыгар алдыннан тикшерәләр һәм ул төзек дип табылган була. “Йөртүче бик тәҗрибәле. Бу безнең Самара-Ижевск маршрутында эшләүче иң яхшы экипаж. Аларга бервакытта да дәгъвалар булмады. «Неоплан” автобусларныда тәҗрибәле шоферлар эшли. Бу йөртүче бездә 2006 елдан бирле эшли һәм үзен яхшы яктан гына күрсәтте”, - дип әйтте Фәния Хәкимова.


3 июль киченә, «Евразийская корпорация автосервиса» генераль директорына карата Татарстан Тикшерү идарәсе процессуаль җаваплылыкка тарту чарасын куллану турындагы мәгълүмат барлыкка килде.


Гаепләнүче Фәния Хәкимованың ике баласы бар, ул фаҗига булган урынга килә һәм җинаять эшен тикшерүдә ярдәм итү теләген белдерде.


Һәлак булучыларның җәсәдләре туганнарына тапшырыла


14 һәлак булучының мәетен республиканың суд-медицина  эксперизасы бюросына алып килделәр.

“Генетик экспериза ясар өчен барлык мәетләрдән биологик материалларны җыелган һәм ТР Эчке эшләр министрлыгының эксперлык – криминалистик үзәгенә җибәрелде. Без аларның туганнарыннан биологик материаллар җыя башладык, ике кешедән материал алдык һәм ике зыян күрүчене ачыкладык, тикшерүләр уздырылды һәм мәетләрне бирү турында мәсьәлә чишелә. Әгәрдә биологик материаллар күләме безгә тикшерүләр үткәрү өчен җитәрлек булса, безгә яңадан тикшерергә кирәк булмаячак, шуңа күрә ике көн эчендә төп тикшеренүләрне эшләргә тырышабыз”, - дип җиткерде Гадел Вафин.

 

Гадел Вафин һәлак булган 14 кешенең гәүдәләре танылганын, һәлак булучыларның якыннарына, туганнарына психологик ярдәм күрсәтелүен билгеләп узды. "Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ЗАГС органнары белән берлектә, акча күчерү өчен барлык документларны тиз арада тоткарлыксыз әзерләү эшен оештырдык", - диде. Министр үлем турында 12 таныклыкның, 9 гәүдәнең җирләр өчен, туганнарына тапшырылуын әйтте.


Фаҗигане тикшерү дәвам итә


Шулай ук, тикшереүчеләр, авария шаһитләрен эзли. Мөмкин булган күрүчеләрне, һәм шулай ук Яр Чаллы – Зәй – Әлмәт юлының шул өлеше буйлап  төн уртасыннан 0:40 ка кадәр узучыларны (843) 221-74-21, (855-58) 7-18-65 телефоны буенча мөрәҗәгать итүләрен сорыйлар.

тулырак: http://intertat.ru/tt/society-tt/item/66540-z%D3%99y-yanyindagyi-kotochkyich-%D2%BB%D3%99lak%D3%99t-fa%D2%97iga-hronikasyi.html

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар