Логотип
Яңалыклар

Үзмәшгульләргә салым турында 10 факт



Ел башыннан үзмәшгульләргә салым түләтү турындагы канун гамәлгә керде. Сынау рәвешендә ул дүрт төбәктә, шул исәптән, Татарстанда эшли башлады.  Бүген Министрлар Кабинетында узган чираттагы брифингта  республикада пилот проектның гамәлгә ашырылу барышы хакында сөйләделәр.  

1. 15 апрельгә Татарстанда 8080 кеше  рәсми рәвештә үзмәшгуль булып теркәлгән. Ел ахырына алар саны 60 меңгә кадәр җитәр дип уйланыла.  Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров бу уңайдан бернинди  ихтыяри-мәҗбүри чаралар булмаячак дип ышандыра. 

 2. Федераль салым  хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарә  башлыгы Марат Сафиуллин белдерүенчә, теркәлгән үзмәшгульләр арасында нинди һөнәр ияләренең күбрәк булуы хакында  рәсми мәгълүматлар юк.  Шулай да кондитерлар, таксистлар, торак-коммуналь хуҗалыгы эшчеләре теркәлүе билгеле. 

3. Татарстанда иң яшь үзмәшгуль – 15 яшьлек бала. 

4. Казан  хакимияте үзмәшгульлекне  популярлаштыру буенча махсус программа кабул итә.  Мондый программа төзүдә  Казан – миллионлы шәһәрләр арасында беренче. 

5. Республикада  үзмәшгульләргә штраф салуга быел мораторий кертелде. 

6.  Үзмәшгульләрнең үз продукцияләрен быел  ачык пространстволарда куелган маркетларда тәкъдим итәчәк.   

7. Һөнәргә салым режимына физик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр  генә күчә ала. Тик аларның еллык кереме 2 миллион 400 мең сумнан артмаска тиеш.  Сәүдә өлкәсендә эшләүчеләр, акциз товарлар белән шөгыльләнүчеләр, файдалы казылмалар  табу һәм чыгару сферасында хезмәт итүчеләр, адвокат, нотариуслар үзмәшгуль була алмый.  Мәсәлән, авылда бер агай  пилорама ача. Ул бу салым режимына керә ала. Эшче яллый икән – чикләүгә эләгә. Канун буенча үзмәшгульнең ялланган эшчесе булырга тиеш түгел.  

8.  Шәхси хуҗалык турындагы канун буенча, сыеры, йорты янында 50 сутый бакчасы булып, ялланган эшчесе юк икән, шунда үзе үстергән яшелчәне,  үз сыерының каймагын, сөтен  сата  икән, ул берничек тә үзмәшгуль булмый. 

 9. Үзмәшгульләргә салым ставкасы 4-6%.   Әлеге канун ун ел буе үзгәрергә тиеш түгел. Бөтен процедуралар гаджетлар аша башкарыла.  Хисап тутырасы юк.  

10. Үзмәшгуль булып теркәлү өчен  «Мой налог» дигән кушымтаны телефонга гына йөклисе. Шунда кереп, сорауларга җавап бирәсең дә салым инспекциясенә җибәрәсең. Бу нибары 5-7 минут вакытны алачак. Һәр айның 25 нче көнендә салым күчерәсе генә кала. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар