Логотип
Яңалыклар

Яшел Үзән районында спорт комплексы ачыла

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген көннең икенче яртысында республиканың Яшел Үзән районында була. Бу хакта ТР Хөкүмәте порталында мәгълүмат бар.

Осиново бистәсендә республика лидеры “Майский” теплица комбинатында була, анда ул теплицаның яңа блогын һәм энергия чыганагы үзәген карый. Аннары яңа спорт комплексын ачу тантанасында катнаша һәм теплица комбинатында эшләүче 40 гаиләнең яңа төзелгән күп фатирлы йортка күченү шатлыгын уртаклаша.

Яшел Үзәннең үзендә дә Рөстәм Миңнеханов яңа фатир алып күченүчеләрне котларга җыена. 282 фатирлы күп катлы йорт Дәүләт торак фонды программасы буенча төзелгән. Анда нәкъ менә бүген тантаналы шартларда күченәләр.

Аннары Татарстан Президенты шәһәр күленә юл ала. Татарстанда Су саклау зоналары елы кысаларында сулык һәм аның тирә-ягы үзгәртеп корылган һәм бүген ул территория гаилә белән килеп ял итә торган заманча парк рәвеше алган.

сылтама - http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар