Логотип
Яңалыклар

Ярминкәләр декабрьгә кадәр булачак!

Быел 10 сентябрьдә башланып киткән ярминкәләр 21 декабрьгә кадәр эшләячәк. Аларда авыл хуҗалыгы эшчәннәре җитештергән азык-төлекне шактый ук арзан гына хакка сатып алырга була. Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстанның авыл хуҗалыгы министры урынбасары Николай Титов шулай дип белдерде. Бәяләр сәясәтенә килгәндә, иң элек Казан шәһәренең эре сәүдә үзәкләрендәге бәяләрне тикшереп, ярминкәдә сатылучы азык-төлеккә бәяләрне 20-30 процентка киметеп билгелиләр икән. Дөрестәнг дә. Халык инде күптән үз итеп өлгергән бу сату нокталарында инде 2 100 тонна бәрәңге, 70 тонна ит, 380 тонна шикәр комы һәм башка төрле азык-төлек сатылган. «Сәгать уникеләрдә чыккан идек, беркем дә юк иде», – дип дәгъва белдерүчеләр белеп торсын: авыл эшчәннәре иртә кузгалырга күнеккән. Алар инде сәүдә урыннарына төнлә үк килеп урнаша, сәүдә исә иртәнге биштә башлана. «Заявка нигезендә эшлибез. Халык та игътибар иткәндер, хәзер ярминкә мәйданында печән-салам, тирес төягән машиналар тормый. Заявка бирүченең өенә генә илтеп бирәләр аны», – ди Титов. Авылга кайткач, еш кына итне урнаштырып булмый, бәрәңге сатылмый, дигәнне ишеткән бар. Министр урынбасары, хосусый хуҗалыкларның да ярминкәләрдә үзләре җитештергәнне рәхәтләнеп сатарга хокуклары булуын әйтте. Моның өчен, фәкать гариза гына язарга кирәк. Сату урыны бушлай биреләчәк, өстәвенә авылдан шәһәргә кадәр килү өчен тотылган транспорт чыгымнары да кире кайтарылачак, дип ышандырды ул.

Исегезгә төшерәбез, Казан шәһәрендә авыл-хуҗалыгы ярминкәләре 10 урында уза. Болар:

Совет районында – Аграрная урамы, 2 йортта урнашкан «Казан» агропром паркы;

Дәрвишләр бистәсендәге «Дерби» базары тирәсендәге мәйдан;

Яңа-Савин районында – Х. Ямашев урамындагы «Бәхетле» кибете каршындагы мәйдан;

Авитөзүчеләр районы – Ленинград урамындагы «Бәхетле» кибете каршындагы мәйдан;

Мәскәү районында – Коләхмәтов һәм Восстания урамнары киселешендәге мәйдан (Восстания, 83);

Киров районында – Кызылкокшайск урамы, 152/2 адерсы буенча урнашкан «Ягодная Слобода» сәүдә үзәге каршындагы мәйдан һәм Юдино бистәсендәге Ильич урамы, 1 йорт каршысындагы урын;

Идел буе районы – Җиңү Проспекты, 48 а йорт каршысындагы мәйдан;

Вахитов районы – Чех базары артындагы мәйдан һәм К. Тинчурин урамы, 13 йорт тирәсе.

 

Чаллы шәһәрендә ярминкәләр Сарман тарктында, Г. Камал бульварында, «Южный» агропром паркында уза.

Яшел Үзәннең «Яңа тура» территориясендә дә ярминкәләр гөрли.

Шундый ук ярминкәләр атна саен республика әһәмиятендәге башка шәһәрләрдә һәм район үзәкләрендә дә уза.

Моннан тыш, Татарстан Президенты рөстәм Миңнеханов фәрманы белән, Казанның Лаврентьев урамында чатырлы беренче ярминкә мәйданы ачылды. Андый мәйданнар шәһәребездә җиде урында булачак. Боларда инде сату-алу көн саен оештырылачак. Барыгыз да ярминкәләргә рәхим итегез!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар