Логотип
Яңалыклар

Туфан ага Миңнуллинга туган ягында бюст ачылды

Татарның мәшһүр драматургы, җәмәгать эшлеклесе Туфан ага Миңнуллинны (1935-2012) искә алу чаралары үткәрелә.

Казанда бер төркем зыялылар, иҗатчылар катнашында Туфан Миңнуллинның каберенә чәчәкләр китерү, аның турында хәтер яңарту чарасы булды. Туфан агага багышланган мәдәни чаралар төштән соң драматургның туган ягында - Татарстанның Кама Тамагы районында дәвам итте. Аның район үзәгендә урнашкан музее ишегалдында Туфан Миңнуллинга куелган бюст рәсми рәвештә ачылды. Анда ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР Мәдәният министрының беренче урынбасары Ирада Әюпова, ТР Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан, Туфан аганың тормыш иптәше Нәҗибә ханым Сафина, оныгы Данияр, әдипнең иҗатын яратучылар, якташлары катнашты.

Тантанага килүчеләр каршында чыгыш ясаган Ләйлә Фазлыева ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов исеменнән барысын да сәламләде. «Бу вакыйга әлеге җирлек өчен генә түгел, ә Татарстан өчен дә мөһим. Бүгеннән алып, татар җиренең танылган һәм матур җырчысы Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган чаралар башлана. Мин барыбызда да туган җиргә мәхәббәт, туган җирдә яшәүчеләрнең авырлыкларын тоя белү хисе булуын теләп калам. Бу җирлектә булган һәр кеше үзен Туфан Миңнуллин, аның кичерешләре, уйлары белән бергә хис итсен иде», - диде ул.

Разил Вәлиев: «Туфан ага, бу йорт төзелә башлагач, кайтып, шунда иҗат итәргә хыялланган иде. Бу аңа насыйп булмаса да, аның рухы монда, - диде. - Туфан аганың әгәр минем әсрләремне Мәскәүдә, Лондонда, Парижда, башка шәһәрдәрдә куеп та, үземнең туган ягымда хөрмәт итмәсәләр, мин үземне зур язучыга санамыйм, дия иде. Ул чын мәгънәсендә бәхетле кеше. Аны татарлар яшәгән һәр җирдә дә яхшы беләләр, туган ягында да хөрмәт итәләр», - диде. Туфан Миңнуллинның юбилеен Казанда да зур итеп билгеләп узарга вәгъдә бирде, бюст кына түгел, бу бөек шәхес хөрмәтенә һәйкәл куярга да насыйп булсын, дигән теләген җиткерде.

Бюстны авторы Венера Абдуллина Туфан Миңнуллин белән булган истәлекләре белән бүлеште. «Туфан абый белән мин моннан 5 ел элек таныштым һәм ул минем күңелемдә бик гади, ачык күңелле кеше буларак кереп калды. Шуңа бюст та бик җиңел килеп чыкты», - диде ул.

«Кадерле дуслар, туганнар, дуслар! Туфанның иң яраткан кешеләре, Татарстан халкы, татар халкы! - дип мөрәҗәгать итте Нәҗибә Ихсанова тантанага җыелучыларга һәм милләттәшләргә. - Туфан шушы халкы өчен җанын бирергә әзер иде һәм шулай эшләде дә. Халкы өчен яшәде, халкым яшәсен, диде. Без дә аның кебек сүзебезне нык иттереп, үтемле итеп әйтә алсак иде!»

Рафис Корбан Туфан Миңнуллин хакында: «Ул безнең чорның, үзе яшәгән чорның һәм бүгенге чорның акылы да вөҗданы да, намусы да булды. Ул безнең милләтнең яшәеше һәм киләчәге хакында кайгырткан иң зур шәхес иде. Туфан Миңнуллин һәрвакыт күңелләрдә, ул һәрвакыт безнең белән. Аның рухы, үзе кайда булса, - шунда мәңге сакланыр», - диде һәм бюстны эшләүгә ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдерде.

Бюст ачылганнан соң, тантанага килүчеләр аңа чәчәкләр китерде. Шуннан соң кунаклар Туфан Миңнуллинның музеенда булды. Соңрак Кама Тамагы шәһәр тибындагы бистәдә Т. Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Татар дәүләт драма театры «Гөргөри кызын бирә» спектаклен тамашачыларга күрсәтә. Кичке 19.30 да исә Олы Мәрәтхуҗа авылы клубы сәхнәсендә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары «Мулла» спектаклен тәкъдим итәр дип көтелә. Туфан аганың «Диләфрүз - remake» спектакле бу кичне Камал театры тамашачысына тәкъдим ителә.

Искәртеп узабыз: Туфан Габдулла улы Миңнуллин 1935 елның 25 августында Татарстанның Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында игенче гаиләсендә дөньяга килгән.

Туфан Миңнуллинда әдәби зәвык тәрбияләүдә әтисенең тәэсире зур була. Башлангыч белемне авылларында алгач, Туфан күрше Олы Салтык авылында җидееллык, Олы Карамалыда (язучы Ибраһим Гази авылы) унъеллык мәктәптә укый. Стена газеталары чыгаруда бик теләп катнаша, аларда өйрәнчек шигырьләрен бастыра. 1952 елда урта мәктәпне тәмамлый. Белемгә омтылыш һәм әдәбиятка мәхәббәт Т. Миңнуллинны Казан университетына алып килә. Әмма сугыштан соңгы авыр еллар, гаиләгә ярдәм итү кирәклеге яшь егетнең тормыш юлына үзгәрешләр кертә: ул туган авылына кайта, төрле эшләрдә эшли. Олы Кариле һәм Кама Тамагы авылларында төрле урыннарда хисапчы хезмәтен башкара. Казанда бухгалтерларны әзерләү курсларында укый, соңыннан комсомол юлламасы белән Казакъстанның Кустанай өлкәсендәге бер совхоз кооперациясендә баш бухгалтер булып эшли. 1956 елда университетка кабат килә, ләкин, укый башлагач, Мәскәүгә, театр училищесына укырга китеп бара һәм 1956-1961 елларда Туфан Миңнуллин Мәскәүдә М.С.Щепкин исемендәге театр училищесында белем ала.

Т. Миңнуллинның әдәби иҗат белән чынлап торып шөгыльләнә башлавы да Мәскәүдә укыган елларга туры килә. Аннан соң ул Щепкин исемендәге театр училищесының 1961 елгы чыгарылышы яшьләре (бүгенге танылган сәхнә осталары Ринат Таҗетдинов, Равил Шәрәфиев, Әзһәр Шакиров, Нәҗибә Ихсанова, Наил Дунаев, Гөлсем Исәнгулова һ.б.) белән бергә, Т. Миңнуллин да Казанга кайта. Аны тәмамлап кайткач, башта Минзәлә драма театрында, аннары Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында артист булып эшли. 1964-1967 елларда – Казан телестудиясендә мөхәррир, «Чаян» журналында әдәби хезмәткәр эшендә. 1968 елдан Т. Миңнуллин әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә. 1975-1977 елларда Мәскәүдәге Югары әдәби курсларда белем ала. Шулай итеп, беренче карашка, Т. Миңнуллин — әдәбият һәм театр мохите тәрбияләп үстергән талант. Театр училищесында уку һәм Г. Камал театрында эшләү еллары, аннары телевидение һәм «Чаян»да эшләү чоры аны әдәбиятның авыр төрләреннән булган драматургияне үзләштерү өчен әзерлиләр. Ул сәхнә сәнгате серләренә төшенә, аның үзенчәлекләрен, тамашачы белән бәйләнеш булдыру өчен нәрсәләр кирәген белергә өйрәнә. Әмма бу талантның ачылып китүендә, мул җимешләр бирә башлавында тормыш, аны яхшы өйрәнү, кешеләрне белү, аңлый алу — төп сәбәпчеләрдән берсе. Т. Миңнуллинның беренче пьесаларына ук заманны һәм кешеләрне аңлау, көн сорауларына, заман агышына сизгерлек хас.  Боларын исә иҗат кешесендә тормыш үзе булдыра һәм үстерә. Шуңа да әсәрләре актуальлеген югалтмый. 

Туфан Миңнуллин — пьесалары илебез сәхнәләрендә иң күп уйнала торган татар драматургларының берсе. Аның сәхнә әсәрләре Башкортстан театрларында («Диләфрүзгә дүрт кияү», «Үзебез сайлаган язмыш», «Ай булмаса, йолдыз бар», «Кырларым-тугайларым» һ. б.), Үзбәкстанның Мөкыйми исемендәге дәүләт музыкаль театрында («Диләфрүзгә дүрт кияү») һәм Хәмзә исемендәге Үзбәк дәүләт академия театрында («Әлдермештән Әлмәндәр») зур уңыш белән барды. «Әлдермештән Әлмәндәр» моңсу комедиясе шулай ук Шкетан исемендәге Мари дәүләт, Басарганов исемендәге Калмык дәүләт драма, Мурманск, Новокузнецк, Әстерхан, Горький, Мичурин һ. б. шәһәрләрнең рус драма театрлары сәхнәләрендә куелды; «Ай булмаса, йолдыз бар» драматик хикәясе Дагстанда С.Стальский исемендәге Лезгин һәм Ә.Капиев исемендәге Лак дәүләт драма театрларында сәхнәләштерелде. 

Туфан Миңнуллин 2012 елның 2 маенда Казан хастаханәсендә якты дөнья белән хушлашты. Язучы Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнгән. 

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/08/25/112820/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар