Логотип
Яңалыклар

«Татмедианың легендар брендлары» бәйгесе дәвам итә

«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең быел үзенчәлекле бәйге – «ТАТМЕДИА»ның легендар брендлары» дигән конкурс оештыруы хакында беренче тапкыр гына хәбәр итмибез. Бүген исә конкурсны гамәлгә куючылар һәм генераль партнер катнашынды матбугат очрашуы вакытында бәйге хакында тулырак мәгълүмат алырга мөмкинлек булдырылды.

Мәгълүм булганча, республикада 90-100 еллык тарихы булган газета-журналлар бар. Алар барысы да инде легендага әйләнгән, идп әйтергә мөмкин. Хәер, бәйгедә республикабызның мәгълүмат кырында соңгы елларда гына барлыкка килгән мәгълүмат чаралары да катнаша. Һәр редакция үзләре белән таныштырып, бөтен халык катнашындагы тавыш бирү этабына тәкъдим итте. Җәмгысе 71 хезмәт кабул ителгән. Бүгенге көндә бәйгедә 40 мең кеше интернетта тавыш бирергә өлгергән.

Конкурсның беренче этабында теләсә кем тавыш бирә ала. Икенче этапта исә җиңүчене «Российская газета»ның баш мөхәррире Владислав Фронин җитәкчелегендәге жюри төркеме ачыклаячак.

Җиңүчеләр түбәндәге номинацияләрдә билгеләнә:
Легендар газета
Легендар журнал
Легендар телерадиокомпания
Легендар мультимедиа редакция
Конкурсның приз фонды 1 миллион сум тәшкил итә. «Әлеге сумма акчалата бүленәчәкме, әллә инде матди бүләкләр алынамы – монысын конкурс оештыручысы үзе хәл итер, – ди конкурсның генераль партнеры, «Просто молоко» компаниясе җитәкчесе Марат Моратов. – Безнең компаниядә Татарстан буенча 23 000 кеше эшли. Иманым камил, аларның барысы да район газеталарын укып бара, шуңа әлеге бәйгенең һәркем өчен әһәмияте бар».

– Конкурсның максаты – газета-журнал, электрон басма һәм телерадиокомпания редакцияләренең тарихлары белән якыннан танышу һәм аларны башкаларга җиткерү, – дип билгели «Татмедиа» АҖ генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов. Беренче тапкыр оештырыла торган әлеге зур проект – иҗади бәйге дә. Биредә теге яки бу мәгълүмат чарасы үзенең үткәнен һәм бүгенгесен кызыклы, мавыктыргыч итеп тәкъдим итә, чал тарих битләре аша Татарстан үсешендә үз өлешен керткән басмалар, даһи кылкаләм осталарын тагын бер кат күңелләребездә яңартуга этәргеч бирә. «Безнең проект республиканың барлык шәһәрләрен һәм авыл-районнарын колачлады. Район газеталарының да читтә калмавы безне сөендерә. Конкурс «Татмедиа» канаты астында чыгучы басмалар хакында киңрәк аудиториягә җиткерергә мөмкинлек бирә», - ди Фәрит әфәнде.
«Татмедиа»ның әлеге проектына Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова да югары бәя бирде. «Мондый чаралар без - журналистларны үткәнебезне барларга, тарихыбызны танып белергә өйрәтә», - диде Римма Ратникова.

Исегезгә төшереп узабыз: интернет киңлекләрендә он-лайн тавыш бирү 15 майда ук башланган иде. Проект авторлары хәбәр иткәнчә, тавыш бирү 15 сентябрьдә төгәлләнәчәк. Нәтиҗәләр 25 сентябрьдә ясала. Җиңүчеләр тантаналы рәвештә 1 октябрьдә игълан ителәчәк. 

Кадерле укучыларыбыз, http://tatmedia.ru/legends/69/ сылтамасына кереп, «Сөембикә» журналы өчен сез дә үз тавышыгызны бирегез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар