Логотип
Яңалыклар

Татарстанда үзара салым буенча референдумда тавыш бирү пунктлары ачылды

Татарстанда үзара салым буенча референдумда тавыш бирү пунктлары ачылды. Бүген республиканың 43 районында 844 авыл җирлегендә кешеләр үзара салым өчен тавыш бирә
Референдумга чыгарылган үзара салым суммаларын биредә яшәүче кешеләре кабул итәргә я кире кагарга тиеш. Сумма 100 дән 2 мең сумга кадәр аралыкта билгеләнгән.
2017 елда үзара салым буенча референдум Татарстанның 43 районында 875 авылда булган иде. Татарстан халкы 203,5 млн сум акча җыйды. Ул вакытта референдумга килгән кешеләрнең 90 проценты әлеге практика өчен тавыш бирде.

Кагыйдә буларак, үзара салым программасында катнашкан җирлекләргә Татарстан бюджетыннан финанслашу тәртибендә җыелган акчалардан дүрт тапкырга күбрәк сумма бүлеп бирелә. Барлык акчалар да өстенлекле мәсьәләләрне чишү өчен кулланыла.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/18/175335/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар