Логотип
Яңалыклар

Татарстанда "Давай поженимся" проектының мөселманча варианты барлыкка килде

Иң төп максат – яшьләрне шәригать кануннары буенча таныштырып, гаилә төзү.
(Казан, 3 март, “Татар-информ”, Алмаз Биккол). Казанда инде бер ел мөселманнарга хәләл җефетләрен табарга ярдәм итүче “Сәгадәт” проекты чираттагы чарасын уздырды. Бу хакта “Татар- Информ” хәбәрчесенә проектның авторы Айгөл Сабитова хәбәр итте.

Проект тормышка ашканнан бирле алты очрашу уздырылган, дүрт пар өйләнешкән.“Сәгадәт”нең алып баручысы Фәнияр Шәкүров проектта төрле милләт кешеләре катнашу сәбәпле, очрашулар рус телендә алып барылуын белдерде. “Белүебезчә, динебездә милләтләрне аеру юк”, – ди ул.

Аның әйтүенчә, кайбер кызлар мөселман гаиләсеннән булса да, дин тотмаучыларга яки башка диндәгеләргә кияүгә чыга. “Дин кардәшләребез башка диндәгеләр белән буталмасын өчен дә бу бик күп файда китерә. Мөселманнарны кавыштырып динне үстерү – безнең максатларыбызның берсе. Без аларны төрле уеннар аша таныштырабыз, сәләтләрен күрсәтәбез, аларның танышуына сәбәпче булып торабыз. Проектка каршы төшүчеләр юк, ярдәм итергә теләүчеләр күп. Мөфтияттән безгә рәхмәт хатлары тапшырып, безнең күңелебезне күтәрделәр”, – ди ул.

Айгөл Сабитова әйтүенчә, мөселман егете урамда очраган кыз белән танышмаячак, шул сәбәпле, яшьләрнең бер-берсен табышуында проблемалар бар. Шул сәбәпле, Айгөл Ислам кануннарын бозмыйча очрашулар оештырырга булган.

“Башыма мондый уй килгәч, ике атна эчендә таныш булган егетләр һәм кызларны чакырдым, җыелдык. Бу очрашудан соң, якын дустым Дамир Зарипов миңа логотип, исем уйларга ярдәм итте. Шуннан без эшне бергә дәвам иттек. Нинди исем бирергә дип озак уйладык һәм “Бәхетлеләр” дигән исем бирергә булдык. Ләкин мин ул исемнең гарәп телендә булуын теләдем. Шуннан соң “Сәгадәт” дип исем бирдек”, – дип сөйләде ул.

Очрашулар айга бер тапкыр уза, һәр очрашу төрле форматта, хәләл кафеда үткәрелә. Алып баручы Фәнияр Шәкүров, мисал итеп, очрашуларның берсенең эчтәлеген сөйләде.

“Егетләр исемнәренә, исемнәренең беренче хәрефенә бәяләмә һәм ничә яшь икәнлеген әйтә. Икенче егет беренче егетнең исемен, исеменә сыйфат, һәм ничә яшь икәнен әйтә һәм шулай ук үзе белән таныштыра. Өченче катнашучы беренче һәм икенче катнашучыны кабатлый, үзе белән таныштыра. Егетләр үзләре белән таныштырганнан соң, кызлар үзләре белән шул ук тәртиптә таныштырып чыгалар”, – дип аңлатты ул.



”Казан нуры” мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов әйтүенчә, кирәкмәгән җирләрдә танышучыларның гаиләләре нык булмый.

“Гомумән караганда, бик яхшы фикер. Чөнки элегрәк вакытларда әти-әниләре таныштырган бит инде. Бүген андый таныштырулар юк дисәк тә була. Хәзер егетләр клубларда, яисә башка кирәкмәгән урыннарда танышып гаилә коралар да, гаиләләре нык булмый. Әгәр дә очрашулар Ислам кануннарына каршы килми торган булса, матур әйбер, ә кануннарга каршы килә торган булса, анысын инде хуплый алмыйбыз”, – диде ул. 

Оештыручылар бу проектны алып баруда күп көчләрен куйган Гөлназ Фатыйхова , Алсу Гайнанова, Сөембикә Җәләеваларга бик зур рәхмәтләрен җиткерде. 

сылтама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар