Логотип
Яңалыклар

Татарстанда ел ахырына кадәр 284 арендалы торак йорт булачак

Ел ахырына кадәр Татарстанда 21 квадрат метрлы 119 йорт файдалануга тапшырылачак һәм арендалы торак йортлар саны 284 булачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Ел башыннан алып Татарстанның Әлки, Апас, Югары Ослан, Саба һәм Минзәлә районнарында 63 арендалы йорт төзелгән. Аларның гомуми мәйданы 6,8 мең квадрат метр тәшкил итә. 

«Быел республикада гомуми мәйданы 28,7 мең квадрат метр тәшкил иткән 545 фатирлы 182 торак йорт файдалануга тапшырылачак. Шулардан 365 фатирлы 3 торак йорт Иннополиста сафка басачак», - диделәр министрлыкның матбугат хезмәтендә.
Бүгенге көндә Иннополиста гомуми мәйданы 2 264 квадрат метр тәшкил иткән 48 фатирлы торак йорт файдалануга тапшырылган инде. Калган ике йортта әле эш дәвам итә.


Татарстанда арендалы торак программасы 2010 елдан гамәлгә ашырыла. Сигез ел эчендә республикада 2 177 фатирлы 102 арендалы йорт төзелгән. Барлык йортлар да тиешле җиһазлар һәм техника белән тәэмин ителгән.
 
чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/22/173840/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар