Логотип
Яңалыклар

​Татарстан Президенты Ютазы районына эш сәфәре кыла

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Ютазы районына эш сәфәре кыла. 

Тантаналы көн Солнечный микрорайонында «Тузган торак» республика программасы буенча тергезелгән 36 фатирлы торак йортны ачудан башланды. Кунакларны, яңа йорттан ачкыч алучыларны, райондашларны бу истәлекле көн белән район башлыгы Рөстәм Нуриев тәбрик итте. 

«Бүген икеләтә матур көн. Шушы кояшлы иртәдә без сезнең белән районның 25 еллыгын бәйрәм итәргә җыелдык. Бу форсаттан яңа йорт ачу аеруча тарихи вакыйга», – дип билгеләп узды сәламләү сүзендә Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Йорт белән якыннанрак танышкан дәрәҗәле кунаклар өй туена әзерләнүче Кәримовлар фатирында булды.

Капиталь төзелештән соң Урыссу урамының бер өлешен ачу хокукы республика Президенты Рөстәм Миңнехановка бирелде.

Урыссу бистәсе урамнары, әле күптән түгел генә сафка куелган, капремонтан соң ачылган социаль-көнкүреш объектлар белән танышкан республика башлыгы, район мәдәният йортында узган пленар өлештә «Ютазы районына тарихи исемен кайтару – гадел карар булган», – дип билгеләп узды. Ул көннән-көн тотрыклы үсеш юлына чыгучы районыбыз алдынгыларын тәбрик итте.

Урыссу ГРЭС ына җитди яңарыш кирәк. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ютазы муниципаль районына эш сәфәре барышында белдерде.

«Урыссу ГРЭСының җитди проблемалары бар. Ул 1944 елда төзелгән һәм анда җитди төзекләндерүнең әле  булганы юк», – дип билгеләп үтте Татарстан Президенты район халкы алдында чыгыш ясаганда. 

«Хәзерге инвестор әлегә модернизация үткәрерлек дәрәҗәдә түгел. Без тагын инвесторлар эзләгән идек. Модернизация һичшиксез булачак, ул, билгеле, шактый вакыт таләп итә. Безнең белгечләр хәзер җылылык белән тәэмин итү схемасын әзерли. Ул хәзергесе дәрәҗәсендә булырга тиеш», – диде Татарстан Президенты.


«Татар-Информ» МА 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар