Логотип
Яңалыклар

Татар теле һәм әдәбияты буенча IV Халыкара олимпиада башлана

Татарстанда Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче 14-25 яшьлекләр - мәктәп укучылары, студентлар арасында татар теле һәм әдәбияты буенча IV Халыкара олимпиада башлана.

Олимпиада ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2 этапта уздырыла. Бәйгенең читтән торып үткәрелә торган өлешендә катнашу өчен 9 ноябрьдән 21 декабрьгәчә КФУның abiturient.kpfu.ru сайтында катнашучы буларак теркәлү зарур. Олимпиаданың бу өлеше 7-21 декабрьдә дистанцион рәвештә интернет-тест формасында мәктәпләрнең, югары уку йортларының компьютер класслары базасында яки катнашучыларның шәхси компьтерлары аша уздырыла.

Интернет-тест нәтиҗәләре 26 декабрьгә кадәр КФУ сайтында урнаштырылачак. Олимпиаданың йомгаклау өлеше 20 апрельдән соң була.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/10/23/114849/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар