“Татар-информ” агентлыгы Татарстан мәгълүмат чаралары арасында LIVEINTERNET буенча беренче

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары арасында LIVEINTERNET буенча беренчелекне яулады. Соңгы айда агентлык интернет-ресурсларында 1 миллион 300 мең кеше булып, нәтиҗәдә “Татар-информ” Россия матбугатының беренче йөзлегенә керде һәм әлеге рейтингта 93 нче баскычка урнашты.
31 июльдә, бер тәүлек эчендә генә дә, агентлык 195 мең уникаль керүчегә ия булды. “Яндекс.Метрика” мәгълүматлары буенча, соңгы көннәрдә күп укылган яңалык булып, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхинең үлеме турындагы хәбәрләр, кайгы уртаклашулар тора. Җырчы белән хушлашуның "Татар-информ" аша турыдан-туры трансляциясен 6 мең кеше караган, агентлыкның YouTube каналында урнаштырылган видеосюжетларны 170 меңләп кеше караган.
Искәртеп үтик, 2017 елның I кварталында “Медиалогия” тикшеренү компаниясе фаразлары буенча быел май аенда “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары арасында беренче 20лекне җитәкләгән иде. Челтәрдә чыганакның шәрехләү индексы 453 пунктны тәшкил итте. Рейтингта 33 пункт аерма белән икенче урында Business-gazeta.ru интернет-басмасы тора. Өченче урынны Realnoevremya.ru электрон чыганагы (258 пункт) яулады.
Быел апрель аенда “Татар-информ” агентлыгы тагын бер җиңүгә ирешкән – эшчәнлек дәверендә, беренче тапкыр үз тарихында бер айга миллион уникаль керүчегә ия булган иде. Бу хакта LiveInternet мәгълүматлары дәлилли.
Соңгы елда “Татар-информ” сайты кулланучылары санын дүрт тапкырга арттырды.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Ике яклы хыянәт (хикәя)
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
-
Бүләк Уфада яшәп иҗат итүче язучы Дилә Булгакова хикәяләрендә нечкә хис, драматик лиризм өстенлек итә, геройның иң тирән күңел кичерешләре ачыла. Укучылар аның шигырьләрен, нәсерләрен, балалар өчен язылган әкиятләрен дә яратып кабул итә. Ә аның шигырьләренә язылган «Кыр казлары», «Сагынам», «Үпкәләмә» кебек җырлары халык арасында бик популяр.
-
9 апрель 2021 - 13:51Без имениИрең иҗат кешесе булса, хатын-кыз үзе дә иҗат кешесе булса, беренче урынга ирен куя, балаларын куя. Бу минем дә баштан үтте дисәм һич арттыру түгел. Без - хатын һәм ана беренче чиратта. Первым делом - мужья и дети, а сама, а сама потом» диясем килә мәгълүм рус җырын бераз үзгәртеп. Мин дә Газинур хатыны булып чирек гасыр яшәдем, иҗат иттем. Без бер-беребезне тулыландырдык. Без әле картаймаган, иҗат кешесе картаймый ул. Гөлнурга да, Рузиләгә дә дөресен сөйләгәне өчен рәхмәт.Хатын-кызга ни җитми?
-
9 апрель 2021 - 15:15Без имениМин салаватнын яратам корарга мин айгол булам фатих кызыДанир Сабиров ике түрәнең мәҗлесен үткәрә (видео)
-
9 апрель 2021 - 15:16Без имениМин тоже жибергэ кирэк була мин тоже татарча билэмДанир Сабиров ике түрәнең мәҗлесен үткәрә (видео)
-
9 апрель 2021 - 15:17Без имениМин тоже башкамнын ризалашамДанир Сабиров ике түрәнең мәҗлесен үткәрә (видео)
-
9 апрель 2021 - 16:13Без имениМин яратам салаватнын мин тоже жибергэ кирэк булаДанир Сабиров ике түрәнең мәҗлесен үткәрә (видео)
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.