Логотип
Яңалыклар

Тагын килде, язлар!

Равил Фәйзуллинның «Тагын килде, язлар!» дип аталган юбилей кичәсе узды

27 мартта Казанда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллинның «Тагын килде язлар!» дип аталган юбилей кичәсе узды. Бу чара шагыйрьнең, җәмәгать эшлеклесенең 80 яшьлек юбилеена багышлап оештырылган иде. Юбилей кичәсенә хөкүмәт вәкилләре, язучылар, шагыйрьләр, артистлар, татар җәмәгатьчелеге вәкилләре, әдип иҗатына гашыйк тамашачылар җыелды. Филармония залының халык белән шыгрым тулы булуы Фәйзуллин иҗатының халыкчанлыгын, шигырьләренең тамашачы тарафыннан яратып кабул ителүен сөйли. «Тагын килде язлар!» кичәсендә тамашачыга зур шоу-тамаша тәкъдим ителде: сәхнәдә яңгыраган күпчелек җырлар Татарстан Республикасы Фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең сәнгать җитәкчесе, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов белән иҗади тандемда язылган. Концертта Татарстан Республикасы Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле, «Мирас» инструменталь ансамбле, Татарстанның халык артисты Филүс Каһиров, Татарстанның атказанган артисты Айгөл Хәйри, Ришат Әхмәдуллин, Фәннур Мөхәммәтҗанов, халыкара конкурслар лауреаты Рөстәм Насыйбуллин, Алинә һәм Азат Кәримовлар, Илгиз Мөхетдинов катнашты. Шагыйрьнең шигырьләренә язылган җырлар яңгырады, шигырьләр укылды. Әдипне котларга килгән Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова үз чыгышында татар халкының бай мәдәниятле булуын ассызыклап, без бәхетле халык, диде, иҗат уңышлары теләде. Мәдәният министры Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең котлавын да укыды. «Сезне 80 яшьлек олы юбилеегыз белән котлыйм. Яшь шагыйрь Равил Фәйзуллинның күренекле әдип, олпат шәхескә әверелүен тоеп яши торган буын без. Милләтебез мәнфәгатендә төпле фикерегез булды, татарның үзаңын уяткан кеше Сез», – диелгән иде котлау хатында. Милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Илгиз Халиков юбилярны Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин исеменнән котлап, министрлыкның «Мактаулы остаз» күкрәк билгесен тапшырды.

Фото: https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар