«Сыналганнар сынатмый»

Чуашстан Республикасының Урмай авылында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының матбугат идарәсе җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, журналист, безнең «Сөембикә» журналының редколлегия әгъзасы Гөлназ ШӘЙХИнең «Сыналганнар сынатмый» китабын тәкъдир итү кичәсе узды.

Урмай авылы тамашачыларыннан тыш, әлеге чарада күрше Шыгырдан, Озын Куак, Татар Согыты, Тукай, Чичкан авыллары халкы да катнашты. Бу авылларның һәрберсенең бүгенгесе һәм үткәне, анда көн итүче күренекле милләттәшләр турында да шактый юллар бар «Сыналганнар сынатмый» китабында. Шуның белән ул Чуашстанда яшәүче татарлар өчен кадерле һәм кызык та.

Тәкъдир итү кичәсенә җыелган тамашачылар алдында Татарстанның халык артистлары Фердинанд Сәлахов һәм Резеда Шәрәфиева, Чуашстанның танылган артистлары чыгыш ясады. Сүз алып сөйләүчеләр дә байтак булды. Альфрида Самкина (Урмай авылы мәктәбе укытучысы):
˜– Ничә авыл халкын бергә җыеп, очраштырган, безгә шундый зур бәйрәм үткәрүегез өчен рәхмәт, – диде. – Гөлназ Шәйхигә дә рәхмәтләрем бик зур. Әйе, дөрестән дә бездә генә бердәм, тырыш, булдыклы, бөтен яктан килгән татарлар яши. Китабыгыз аша безне бөтен татар дөньясына таныттыгыз.

Берничә көн элек кенә китапны шушындый ук тәкъдим итү кичәсе Ульяновск каласында да узды.
 

 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан