Логотип
Яңалыклар

Соңгы кыңгырау чыңлаячак!

25 майда «Соңгы кыңгырау» бәйрәме узачак. Бу хакта Россия Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быелгы чыгарылыш сыйныф укучыларына теләктәшлек белдерү йөзеннән 25 майда онлайн-форматта «Соңгы кыңгырау – 2020» Бөтенроссия акциясе уза. Социаль челтәрләрдә мәктәп укучылары өчен флешмоблар, танылган шәхесләр, блогерлар, алып баручы һәм җырчылар белән туры элемтәләр оештырылачак. Соңгылары үз чиратларында укучылар белән мәктәп елларын искә алачак. 


Илдәге эпидемиологик вазгыять белән бәйле быел мәктәпләрдә  «Соңгы кыңгырау» бәйрәме ил буйлап уздырылмый. Югары уку йортына керергә уйлаган укучылар Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырачак. Ул 29 июньдә башлана.  Мәгариф министрлыгы имтихан үткәрү кагыйдәләрен инде эшләгән: сыйныф бүлмәсендә укучыларны бер-берсеннән еракта зигзаг рәвешендә утыртачаклар, имтиханга кергәнче тән температураларын үлчәп, кулларын махсус антисептик белән чистартачаклар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар