Сезгә Коръәнне Камил хәзрәт Сәмигуллин үзе укый

Безнең редакциядә бүген көне буе изге Коръән аятьләре яңгыраячак. Татарстанның Диния назәрәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин бүләге ул. Бер безгә генә түгел, барлык мөселманнарга да бик зур һәм олуг бүләк ясаганнар – изге Коръәнебезне аудиоязмага яздырып, диск итеп бастырып чыгарган алар. Алар дигәнем – «Хозур» нәшрият йорты һәм мөселманнарның «Азан» радиосы. Аятьләрне Камил хәзрәт үзе укый. Укылышның дөреслеген һәм хата-кимчелекләрен Бөтендөнья Коръән хафизлар әзерләү оешмасы рәисе шәех Хәсән Хади тикшергән. Ике дисктан торган язма төп-төгәл сигез ай буена яздырылган. «Бик авыр хезмәт булды, – ди Камил хәзрәт, журналистлар белән узган бүгенге матбугат конференциясендә. – Тавыш белән эшләү кыен икән. Тавыш беткәннән халык ысулларын кулланырга да туры килде. Кайсыбер көннәрдә хәтта сөйләшә дә алмас була идем». Бу ике дискка тулы Коръән сыйган. Дөньяда мондый язмалар күп булса да, Россия мөфти-хафизы укыганы беренчесе. Ул 1 мең данәдә яздырылган, күбесе бүләк ителәчәк, калганы «Хозур» нәшрият йорты аша сатылачак. Бәясен әлегә төгәл генә әйтмәделәр.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Мин үземне яратам! (хикәя)
-
19 гыйнвар 2021 - 12:03Без имениУзена килешканен таба гына алмый индеЗәйнәбкә кызыл иннек нигә кирәк?
-
18 гыйнвар 2021 - 18:58Без имениАнвэрне ул яратмаган дус кына итеп Кабул иткэн бергэ булсалар да Тора алмаслар идеТиң ярым һәрвакыт янымда булган
-
18 гыйнвар 2021 - 11:14Без имениАВЫР КАЙГЫГЫЗНЫ УРТАКЛАШАМ'МИНЕМ БАШТАН УТТЕ БИК АВЫР ЯКЫННАРНЫ АМИНЮГАЛТУ..УРЫННАРЫ ОЖМАХТА БУЛСЫН!УЗЕГЕЗГЭ ТУЗЕМЛЕК ХЭМ САБЫРЛЫК!🙏🙏АМИН!!Әнвәр Нургалиев гаиләсендә зур кайгы
-
18 гыйнвар 2021 - 12:44Без имениБик гыйбрәтле, җиңел укыла торган, уйлата торган хикәя. Рәхмәт авторгаНик ашыктың?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.