Логотип
Яңалыклар

Сайлауларда иң актив катнашкан районнар билгеле булды

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итүенчә, 12:00 сәгатькә республика халыкының 65,5 проценты тавыш биргән.

Бүген Дәүләт Думасына сайлауларның өченче – соңгы көне. Сайлау барышын яктыртыр өчен Татарстанда Бердәм мәгълүмат үзәге эшли. Журналистлар белән матбугат очрашуына килгән  Татарстан  Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итүенчә, 12:00 сәгатькә республика халкының 65,5  проценты тавыш биргән.

 Бу минутларга республикада иң күп тавыш бирүчеләр Ютазы, Алексеевский Һәм Балтач районнарында. Анда халыкның 80 проценттан артыгы сайлау участокларына килгән.  Казанда Совет районында яшәүчеләр актив. Андрей Кондратьев белдерүенчә, сайлау барышына кагылышлы җитди дәгъвәләр кабул ителмәгән. Дөрес, социаль челтәрләрдә мөрәҗәгатьләр саны бермә-бер арткан.  Кыска вакыт эчендә аларга җавап бирәләр. «Аларның күбесе буш», – диде ул. 

Кайнар линиягә йөздән артык шалтырату килгән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар