«Сайлау участокларында санитар таләпләр үтәлә»

Татарстанда сайлау участоклары көзге сайлауларга алдан әзерләнгән иде. Алар сайлаучылар өчен куркыныч тудырмый. Кирәкле санитар таләпләрне үтәгәндә Covid-19 авыруын йоктыру куркынычы юк. Бу хакта бүген Казанда узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарә җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.

 

 

 «Бүгенге сайлау кампаниясенә әзерлек кысаларында республиканың Роспотребнадзор белгечләре 7–10 сентябрь көннәрендә барлык сайлау участокларына куелган таләпләрне үтәү буенча мониторинг үткәрде. Барлык мәгълүматлар Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә тапшырылды. Бары тик зур булмаган җитешсезлекләр генә булды — кайдадыр сигнал тамга урнаштырып өлгермәгәннәр, ә кайдадыр сайлаучыларны маршрутизацияләү буенча мәгълүмати плакатлар эленмәгән иде. Бу моментлар барысы да эшләнде», — дип сөйләде спикер.

 

«10 сентябрьнең киченә барлык участоклар да эшкә әзер иде. Хәзер бөтен җирдә дә кирәкле шәхси саклану чаралары, каләмнәр һәм антисептиклар бар. Сайлау көне ахырында барлык участокларда да дезинфекцияләү үткәрелә», — дип өстәде

ул.

 

Марина Патяшина билгеләп үткәнчә, 13 сентябрь көнендәге мәгълүматларга караганда, коронавирус инфекциясе белән авыруның арту очраклары күзәтелми. Төбәктә хәл тотрыклы.

 

«Татарстанның Роспотребнадзор хезмәткәрләре сайлау участоклары эшчәнлеген контрольдә тотуны дәвам итә. Әлегә бер генә закон бозу очрагы да юк. Бүгенге көндә мин сайлау участокларының куркынычсыз булуын ышаныч белән белдерәм, чөнки барлык куелган таләпләр дә тайпылышсыз үтәлә», — дип йомгаклады Патяшина.

 

Татарстанда көзге сайлаулар 11,12 һәм 13 сентябрь көннәрендә үтә. Республикада берьюлы 4 сайлау кампаниясе оештырылган: Татарстан Президенты һәм хакимиятнең җирле органнары депутатлар сайлау, шулай ук Россия Дәүләт Думасына һәм Татарстан Дәүләт Советына сайлау.

 

Фото: Салават Камалетдинов

 

Чыганак: Татар-информ

 

 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • 7339
    1
    65
  • 7133
    0
    58
  • «Насыйбың булыр әле!» Әдибә эштән кайтып керде дә, бермәлгә ишек төбендә тукталып, йорт эченә күз салды. Их, күңелгә рәхәт тә соң нур бөркеп торган өеңә кайтып керүләре! Бар җирдә дә тәртип,
    4999
    2
    50
  • Балан ачылары Әйдәгез, без бу хатынның исемен күрсәтмибез. Шулай исемсез генә булсын ул. Аның ни атлы булуы мөһим дә түгел бит. Ул – шушы көндәлекләрнең хуҗасы.  Теләсәгез, бастырыгыз, гыйбрәт булсын дип, егерме ел элек язылган дәфтәрләрне, миңа биргән иде.
    7154
    1
    49
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 30 апрель 2021 - 20:44
    Без имени
    Егет кешене күп кызлар ярата , концертына агылачак .Озак " мин егет " - диеп йөрер әле Ришат .
    Ришат ТӨХВӘТУЛЛИН: «Чак кына соңрак туганмын» 
  • 1 май 2021 - 21:53
    Без имени
    Ин яраткан жырчым.Телевизорда Ришатнын жырларын тапшырсалар, бар эшемне ташлап залга йогереп чыгам.Балалар да кунектелэр,тиз бул,дип,чакыралар.
    Ришат ТӨХВӘТУЛЛИН: «Чак кына соңрак туганмын» 
  • 2 май 2021 - 10:03
    Без имени
    Әйтер сүз юк...Гыйбрәтле хикәя! Без, татар хатын - кызлары, үз теләгебезне гел соңгы чиратка куеп өйрәнгән...тик, иң мөһименә кемнәндер рөхсәт сорамыйча үзебез дөрес дип санаганча карар кабул итәргә өйрәнсәк иде. Бу менә шушы очрак... Күңеле теләгәндә кайта алмавы гомере буена исеннән китмәячәк!!! Безнеке үтте...кире кайтарып булмый. Яшьләр, сезгә сүзем: ирне дә кимсетми үз теләгегездә нык торып, күңелегез кушканны үз акылыгызга, хисегезгә таянып гамәлгә салырга өйрәнегез!!! Без теләгегебезне аңлап үтәү түгел үтәргә теләмәгән дә ир кешене акларга тиеш түгелбез! Бу хикәяне укытып күптәннән әйтәсе килгән фикеремне Аллаһ фарыз итте күрәсең!!!
    SOS! Җанымны коткарыгыз!
  • 2 май 2021 - 15:11
    Без имени
    Бик яраткан артискам. "Сүнгән йолдызлар" дагы Сәрвәре генә дә аның буй җитмәс талантка ия икәненә дәлил.
    Җаным монда кала...
  • 2 май 2021 - 23:15
    Без имени
    Гажэеп дэрэжэдэ талантлы актриса турындагы язма очен рэхмэт. Олкэнэя барган саен, матурлыгы арткан кешелэр була. Аларнын эчке матурлыгы тышкы гузэллеккэ кушыла. Флера Хэмитова шундйлардан. Сабырлыгы,горурлыгы,гузэллеге белэн сокландыра ул. Хаман да сокландыра...
    Җаным монда кала...
Реклама
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»