Логотип
Яңалыклар

Салымнарны түләргә онытмагыз!

Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе республика халкына милек салымнары буенча 2 млн 238 мең хат җибәргән. Салымнарны агымдагы елның 1 декабренә кадәр түләп бетергә кирәк. Татарстан Хөкүмәт йортында узган чираттагы брифингта идарә башлыгы Марат Сафиуллин бу хакта тагын бер кат искәртте.

 

 
  Салым түләү квитанцияләре хәзер почта аша гына түгел, Госуслуги порталында электрон рәвештә шәхси кабинетка да килә. Быел казнага халыктан транспорт, җир һәм милек салымнары буенча 9 млрд. 100 млн. сум акча  керергә тиеш.  

Салым буенча бурычлары булып, илдән читкә чыга алмаганнар республикада 12 меңләп кеше. 2 миллионнан артык салым түләүче яшәгән Татарстан өчен бу күп түгел. «Аның түләнергә тиешле суммасы да күп түгел. Бәлки, соңрак түләрмен әле дип онытканнардыр», – ди Марат Сафиуллин. Әмма аэропортта күңелсез хәлгә юлыкмас өчен, салым хезмәте сайтындагы шәхси кабинеттан тикшереп карау кирәк. Шунысы да бар: түләнәсе салым 100 сумнан азрак икән, хат җибәрелми. Аны үзегез эзләп түләргә тиешсез.


Транспорт салымы исәпләү буенча да яңалыклар бар. Быел бәясе 10 миллион сумнан башланган автомобильләргә генә салым коэффициенты өч тапкыр арта. 
 

Фото: Татарстан хөкүмәтенең рәсми сайтыннан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар