Салават Юзеевтан яңа татарометражкалар: мәхәббәт һәм үлем турында мәзәк хәлләр

Салават Юзеев Ркаил Зәйдулла сценарие буенча кыска метражлы өч яңа фильм төшергән.
Салават Юзеев мәхәббәт һәм үлем турында күңелле фильмнар төшерә – кыска метражлы өч фильм аның татарометражкаларының дәвамы булачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә кинорежиссер үзе хәбәр итте.
Язучы һәм кинорежиссер Салават Юзеев моңарчы татарометражка төшергән иде инде. Аның берсе – “Ишекне ябып чыгып китте” фильмы XI Казан мөселман киносы фестивалендә 2015 елда ике призга лаек булды. Ул иң яхшы кыска метражлы фильм номинациясендә җиңде һәм Илдус Габдрахманов “Иң яхшы ир-ат роле” номинациясе буенча призга лаек булды. Илдус фильмда дүрт хатынлы ир-ат ролендә иде. Фильмнарның сценарий авторы – Ркаил Зәйдулла. Фильмнар дәүләт заказы белән төшерелгән булган.
Быел март айларында Салават Юзеев тагын өч кыска метражлы фильмын тәкъдим итергә җыена. Сценарийларны Ркаил Зәйдулла язган. Өчесе бергә 44 минутлык булачак. Быелгы өч фильм 2015 елгы өч фильм белән бергә “Татарометражкалар: мәхәббәт һәм үлем турында мәзәк хәлләр” дигән гомуми исем астына тупланачак.
“Фильмнарда Камал театрының иң көчле, иң талантлы артистлары һәм хореограф, биюче Нурбәк Батулла төште”, - диде Салават Юзеев.
Салават Юзеев белән Марина Галицкаяның “Инновация” студиясе рәсми сайтында фильмнарның кыскача эчтәлеге дә бар.
“Киллер”да сюжет гашыйк пар тирәсендә бөтерелә. Егет – киллер. Кыз сөйгәненә гадәти булмаган үтенеч белән мөрәҗәгать итә, әмма егеткә аны үтәү җиңел булып чыкмый. Рольләрдә – Минвәли Габдуллин белән Ләйсән Дусаева, шулай ук, Айгөл Миңнуллина, Артур Шәйдуллин, Алинә Ризванова.
“Табутка кадәр мәхәббәт” (“Любовь до гроба”) фильмында вакыйгалар Камал театрында бара. Егет буфетчы кызга гашыйк, әмма мәхәббәтен ачып сала алмый. Бөек хатын-кыз белән сөйләшкәннән соң вакыт әрәм итәргә яратмаганын аңлый. Төп рольдә – Татарстанның атказанган артисты Хәлимә Искәндәрова, рольләрдә – Гүзәл Минакова, Ирек Кашапов, Илгиз Зәйниев, Раушания Юкачева.
"Бернәрсә дә изге түгел" (“Ничего святого”) фильмында өч дус очрашуы турында сүз бара. Берсе эчмәскә, икенчесе хатын-кыз белән буталмаска тәүбә итә, ә өченчесе очрашуга килеп тә тормыйча, хушлашу видеосын юллаган була. Ул анда үз-үзен үтерәчәге турында хәбәр итә. Кыскасы, ир-атларның берсе дә сүзендә тора алмый. Фильмда Радик Бариев, Люция Хәмитова, Марсель Мәхмүтов, Айрат Бикбулатов, Нәфисә Хәйруллина, Нурбәк Батулла һәм Мотя исемле мәче уйнаган.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Салават Илсөянең гомерен коткарып калган Җырчы Илсөя Бәдретдинова Салаватка: «Минем гомеремне коткарып калучым», – ди. Болай әйтүенең сәбәбе белән кызыксындык.
-
Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз: «Минем иң якын кешем... Мәңгелеккә!» Вәсилә Фәттахова арабыздан киткәнгә бүген 5 ел. «Әнисез 5 ел. (31.12.1979-26.01.2016)» дип язган бүген төнлә ире Илгиз үзенең инстаграмдагы битенә. Без яраткан җырчысыз калсак, ире Илгиз сөекле хатынсыз, балалары Кәрим белән Камилә әнисез калды. Вәсиләсез тормыш, җырчыга багышланган китап, тормыш турында уйнанулар Илгиз Әбдрәкыйпов белән әңгәмәдә.
Соңгы комментарийлар
-
25 февраль 2021 - 05:31Без имениБик матур язылган. Нэжибэ апа шул. Э карт бик кызганыч. Ник балалары шулай михербансыз булган?!. Анлашылмый. Кузгэ яшьлэр килдеее.Тукталыш
-
24 февраль 2021 - 11:48Без имениХэзер шарлатаннар куп, элек настоящийлар булган«Фәрештәләр төшемдә дога өйрәтте»
-
24 февраль 2021 - 12:31Без имениЖамалия эби, комеш йозеклэр белэн керден, гургэ . Харис белэн урыннарыгыз булсын ожмах турендэ .!Вәгъдә йөзеге
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.