Логотип
Яңалыклар

«Салават күпере» журналы конкурс үткәрә

«Салават күпере» журналы хезмәткәрләре балаларның яраткан герое Шүркәгә алмаш эзли. Кемдә нинди тәкъдимнәр, идеяләр бар – барысын да язып һәм яңа геройның рәсемен ясап җибәрә аласыз. Әлеге герой балалар яратырлык та, шаян да, танылырлык та булырга тиеш.

Моннан нәкъ 30 ел элек – 1990 елның 1 мартында Татарстанда сабый балалар өчен татар телендә төсле журнал дөнья күрә. Татарстанда нәниләргә дип махсус басылган әлеге беренче журналга исемнең дә иң матурын, аллы-гөллесен эзләп табалар – «Салават күпере»!

30 ел эчендә шушы журналдагы матур рәсемнәр, кызыклы, мавыктыргыч әкият-шигырьләрне укып, ике буын балалар үсеп җитте.

Бүген яраткан журналыбыз үзгәрешләр алдында. Һәм әлеге четерекле эштә ул безне – үзенең укучыларын ярдәмгә чакыра. Журнал хезмәткәрләре балаларның яраткан герое Шүркәгә алмаш эзли. Кемдә нинди тәкъдимнәр, идеяләр бар – барысын да язып һәм яңа геройның рәсемен ясап җибәрә аласыз. Әлеге герой балалар яратырлык та, шаян да, танылырлык та булырга тиеш.

Конкурска эшләр бүгеннән башлап, быелның апрель азагына кадәр кабул ителә. Җиңүчеләр 28 апрельдә билгеле булачак.

Адрес: 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 нче йорт. «Салават күпере» журналы редакциясе.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар