Логотип
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстаны Мәлиге Салман бин Абдел Азиз Әль-Согуд белән очрашты

Татарстан Президенты Согуд Гарәбстаны Мәлиген республикага кунакка чакырды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанына рәсми визиты кысаларында Ике Изге урын саклаучысы, Мәликзадә Солтан ибн Салман ибн Габдел-Газиз әл-Согуд белән очрашты. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әңгәмә вакытында Татарстан Республикасы Президенты Мәлик Салман бин Абдел Азиз Әль-Согудны республиканың хәзерге икътисади хәле, сәнәгать үсешенең төп юнәлешләре, Ислам кануннарына туры килгән партнерлык банкингы системасын кертү турында сөйләде. Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстаны эшлекле даирә вәкилләрен кызыксындыра алырлык Татарстанда тормышка ашырыла торган инвестиция проектларына аерым тукталды.

Рөстәм Миңнеханов Мәликкә KazanSummit халыкара форумын Россия Федерациясе һәм ислам илләре арасында хезмәттәшлеккә төп мәйдан итеп тәкъдим итте. “Без 2017 елның 18-20 май көннәрендә бизнес миссияне Согуд Гарәбстанының Сәүдә һәм инвестицияләр министры Мәҗед Әль-Кассаби әфәнде җитәкләсә бик шат булыр идек”, – диде ул.

Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты тапшырган йөкләмә буенча “Россия – ислам дөньясы” стратегик караш төркеме рәисе булуын, аның эшчәнлегендә Согуд Гарәбстаны вәкилләре дә катнашуын искәртте.

Хәзергә ике утырыш үткәрелгән. Киләсе очрашуны әлеге елның май аенда уздыру каралган. Ул Чечен Республикасының Грозный шәһәрендә үтәчәк. Киләсе очрашу урыны дип Согуд Гарәбстанының Җиддә шәһәрендә урнашкан Ислам хәзмәттәшлеге оешмасы штаб-фатиры карала. Татарстан Президенты Мәликне бу инициативаны хупларга чакырды.



Очрашуның азагында Рөстәм Миңнеханов Мәликзадә Солтан ибн Салман ибн Габдел-Газиз әл-Согудка кунакчыллыгы өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстан Республикасына кунакка чакырды.

“Без Татарстан эшлекле делегация вәкилләре һәм хаҗ кылучыларга күрсәтелгән игътибарга бик рәхмәтле. Безнең элемтәләр Татарстан Республикасының мөселман Диния нәзарәте өлкәсендә дә, шулай ук фән һәм мәдәният өлкәсендә үсеш кичерүе куандыра. Сезнең белән очрашу мөмкинлеген тудырган һәм Мәликлектә безгә оештырылган матур программа өчен тагын бер кат рәхмәтемне белдерәм. Россиягә кылган сәфәрегез кысаларында Татарстанны да күреп китәргә чакырам”, – диде Миңнеханов.

 
сылтама: http://tatar-inform.tatar/news/2017/02/07/134597/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар