Рөстәм Миңнеханов мәктәпкә машина бүләк итте!

Апрель башында Самараның «Яктылык» мәктәбе үзенең 20 еллык юбилеен билгеләп үтә. Шул уңайдан, көннең беренче өлешендә мәктәптә “Заманча мәктәп шартларында мәгарифнең этномәдәни компонентын тормышка ашыру” дип исемләнгән фәнни-гамәли конфереция узды. Ә инде көннең икенче яртысында «Заря» мәдәният сараенда мәктәп юбилеена багышланган тантаналы кичә оештырылды. Залга җыелган укучыларны, укытучыларны һәм әти-әниләрне Самара өлкәсе губернатораның милли һәм дини сәясәт департаменты җитәкчесе Надежда Осипова, Самара шәһәр Думасы рәисе Галина Андриянова, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров котладылар.
Надежда Осипова үз чиратында Самара өлкәсе губернаторы Николай Меркушкинның котлавын җиткерде. Галина Андриянова татарларларның дуслыгы, бердәмлеге башка халыкларга үрнәк булып торуы турында һәм мәдәният, спорт, уку буенча шәһәрдә алдынгы урыннарда булуларын билгеләп узды.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров “Яктылык” мәктәбенең татар дөньясында тоткан үз урыны булуын ассызыклады. Укучыларга, укытучыларга һәм әти-әниләргә телне, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклап торулары өчен рәхмәтләрен белдерде. Конгресс рәисе “Яктылык” мәктәбе директоры Радик Газизовка һәм Надежда Осиповага “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” Бөтендөнья татар конгрессы иҗтимагый берләшмәләренең халыкара Берлеге медален тапшырды. Шулай ук Ринат Закиров Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның “Яктылык” мәктәбенә бүләк итеп җибәрелгән Форд Транзит автобусы ачкычларын да мәктәп директорына тапшырды.
Юбилей концерты мәктәп укучыларының җыр-биюләре, нәфис сүз сөйләүләре белән аралашып барды.
чыганак: http://tatar-congress.org

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
-
Ялгыз канат Ире чит хатынга чыгып китсә дә, йөрәк болай әрнемәс иде. Хыянәтен кичерә алмый, мендәр кочаклап елар да, мәхәббәтне нәфрәткә әйләндереп яшәр иде. Ә ул хатынына гына түгел, балаларына, әти-әниләренә, диненә, үзенә хыянәт итте. Миләүшә яшь көе ирсез калды.
-
Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
-
Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
-
Мин аны Ходайдан сорап алдым Ул чакта алдымда ике юл иде: йә үземне тулысынча карьерага багышлыйм (мин бу вакыт Мәскәүдә, бик зур бер оешмада әйдәп баручы юрист булып эшлим), йә...
Соңгы комментарийлар
-
16 июнь 2022 - 22:23Без имениБәхетле гаилә.СүбөханАЛЛАҺ!Кадерле,кирәкле,иманлы булып тигезлектә,чын ир--ат,гаилә тоткасы белән яшәп бетерергә насыйп булсын!Бик матур ярату,гаилә кору тарихы!Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин...
-
17 июнь 2022 - 23:08Без имениЭй кыланып та карый инде, гэлуш киеп чыкканчы, тусинка киеп чыксыннарУфада – «ТМТV» татар музыкаль премиясе тапшыру тантанасы узды
-
17 июнь 2022 - 13:14Без имениШундый төрле фикерлэр эйтелгэн.Раил Садриев: «Безне театр коткарачак!»
-
17 июнь 2022 - 18:20Без имениБер аллакаем хэерле картлык бирсен,олыгайган коннэрдэ чит кеше бусагаларына барып егылырга язмасын. Тирэн эчтэлекле хикэя, уйланырлык,Фагилэ,язмаларынэчен рэхмэт,тагында кызыклы язмаларынны котеп калабыз.Балаларына сыймаган Галия әби
-
20 июнь 2022 - 09:10Без имениХодай гомерне очкэ булгэн, бала чак, рэхэт чак, кыен чак, рэхэт чаклары уткэн, картайгач кыен чаклары калган шул, борынгылар дорес эйткэннэр авыр чаклар яшьлектэ калсын рэхэт чак картлыкта булсын диепУч тутырып акча тапкан ике абый да урамда калды
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.