Рөстәм Миңнеханов: Җирле үзидарә органнарына ярдәм хакимиятнең игътибар үзәгендә булачак

Быел Татарстанда 11 авыл җирлеге административ бинасы төзелеп, 31ен төзекләндерү планлаштырыла.


 

(Казан, 19 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Муниципалитетларны үстерү һәм җирле үзидарә органнарына ярдәм итү киләчәктә дә Татарстан хакимияте игътибар үзәгендә булачак. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Пирамида”да Җирле үзидарә көненә багышлап үткәрелгән тантаналы чарадашулай дип белдерде.

Җирле үзидарәне камилләштерү өчен, республикада иң яхшы муниципаль практиклар хуплануын әйтте. “Әйтик, шушы көннәрдә авыл җирлекләре арасында конкурска йомгак ясалды. Аның нәтиҗәләре буенча, 104 авыл җирлеге грантлар алды. Быелдан аларның күләме 1,5 млн сумга кадәр артты. “Иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарә” бәйгесе нәтиҗәләре буенча, грантларның гомуми күләме 50 млн сум”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент муниципаль берәмлекләрнең матди-техник базасын ныгытылуын да искәртте. “2016 елдан капиталь ремонт программасы үтәлә, 158 объект төзекләндерелгән. 2017 елдан авыл җирлекләрендә административ биналар төзибез, 21е төзелгән. Быел 11 бина төзеп, 31ен төзекләндерү планлаштырыла”, - диде. 2010 елдан башлап, еллык бәйгеләр кысаларында, муниципалитетларга 1970 машина бирелгәнен искәртте.

Миңнеханов социаль өлкә, юл, торак-коммуналь инфраструктура объектларын төзү, модернизацияләү буенча республика программалары гамәлгә ашырылуын, РФ Президенты В.Путинның Май Указлары белән илкүләм проектлар расланганын әйтте. “Безнең бурыч – бу проектларның программаларның уңышлы эшләвен тәэмин итү, бүлеп бирелә торган финанс ресурсларын нәтиҗәле файдалану”, - диде.

Президент җирле үзидарә органнары эшенә халык үзенең тормыш шартларыннан чыгып, юллар, ишегаллары төзеклегенә, торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре сыйфатына, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният учреждениеләренә карап бәя биргәнен ассызыклады. Сүз уңаеннан, алдынгы хезмәткәрләр бүген Татарстанның “Фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнде.

“Алда җаваплы сайлау чоры. Көзен парламентның яңа составы сайлана. Анда ирешелгән нәтиҗәләрне тагы да арттыра алырлык абруйлы, инициативалы кешеләр керүе мөһим. Моңа сәяси тотрыклылык һәм хакимият белән җәмгыять арасында конструктив диалог сакланган шартларда гына ирешү мөмкин”, - диде. Бу мәсьәләдә җирле үзидарә органнарына аерым урын бирелүен әйтте.

Җирле үзидарә органнары вәкилләрен һөнәри бәйрәмнәре белән ТР муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин да котлады. Рәсми чыгышлардан соң, тантанада катнашучылар өчен концерт программасы күрсәтелде.

  • 2013 елдан башлап, 21 апрельдә Россиядә Җирле үзидарә көне бәйрәм ителә. Аны гамәлгә кую турында указны Владимир Путин имзалады.

Фото: tatarstan.ru

 

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/19/184853/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Үги әнкәйнең җылы йөрәге «...Үги ананың бик әйбәтләре була. Гадәттә, алар турында гел яман сөйлиләр, ләкин алар турында юньле сүзне күбрәк сөйләргә кирәк. Чит канга ана булырга тырыша бит ул. Мәҗбүри яратып булмый бит. Ә ул рольгә кереп «уйнарга» тиеш. Бала исә рольгә керми, «уйнамый». Ике артистның берсе уйнап, икенчесе уйнамаса, спектакль туа алмый. Үги аналы гаиләдә әнә шуңа күрә җылы, уңай тормыш коруы бик кыен. Үги аналарны кызганырга, ихтирам итәргә кирәк...» Мөхәммәт Мәһдиев «Мәңгелек яз» әсәрендә үги әниләр турында әнә шундый уйлануларын язып калдырган. Үги тормышны үз башына төшкәннәр генә аңлыйдыр, мөгаен. Үги ананың да, үги баланың да үз хәле... Әмма гомер уртасына җиткән ир балачагын искә алганда «Үги әниләргә һәйкәл куярга кирәк», – ди икән, димәк, барлык үги әниләр дә, халык телендәге кебек, явыз түгелләр. Чит балаларны карап үстерә икән, димәк, алар олы йөрәкле... Үги әни белән үскән Татарстанның халык артисты Җәвит ШАКИРОВ үзе сөйләсен әле...
    8762
    10
    103
  • Бәхетле булырга хакым бар!  Мин кияүгә 25 яшемдә чыктым. Яратып чыктым...
    8851
    8
    70
  • Өч кенә көнгә... – Кирәкми. Кешечә түгел бу. Шалтыратмагыз. Өметләнеп көткәнче, алдан ук барысын да аңласын. Башка бер сүз дә әйтмичә, нянечка балалар янына кереп китте. Ишек тавышы йөрәкне сызып үткән кебек булды. Бар да тынып калды. 
    4541
    4
    51
  • Сөеп, сөелеп яшисем килә-2 «Таһирә өстеннән жалу язганнар» дигән хәбәр авылда таралганга да бер айга якын вакыт үтте. Тегеләй дә, болай да дип тикшергәннән соң: «Фактлар ачыкланмады», дигән.
    5785
    2
    26
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 23 июль 2021 - 18:22
    Без имени
    Мене шулай кысылып купме бала бехетсез шул.Узебезнен баштан утте
    Кемнәрдән бәйләтим яраны?
  • 25 июль 2021 - 19:20
    Без имени
    Ай, рәхмәт яугырлары!!!!! бик тә нык сөендем бала өчен! Нянечкага рәхмәт!!! Йөрәкләренә, бәгырьләренә үтә торган итеп аңлатып әйтә белгәне өчен! Аллаһы Тәгалә аның аша, ир белән хатынга туры юл күрсәткән, гомерлек үкенечкә юл куймаган.
    Өч кенә көнгә...
  • 24 июль 2021 - 15:57
    Без имени
    Уф.... Йорэккэемне....
    Өч кенә көнгә...
  • 26 июль 2021 - 14:07
    Без имени
    Нәкъ шулай . Тик партнер бер генә булырга тиеш , югыйсә , хатын - кыз үзенең тәнендәге җепселләрен башкаларга таратып , үзе авыру булып калачак .
    ​Назлану өчен алты медицина сәбәбе
  • 22 июль 2021 - 16:52
    Без имени
    Мондый язмаларны еламыйча укый алмыйм,чонки минем бабамда узган ул концлагерларны,9май житсэ бакча артына чыгып жылый иде, соныннан Аны оправдали, ещё орден бирделэр,Бер солдаты коткарган очен,рэхмэт Ана,онытмаган...
    Ева-Мөслимә
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан