Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Кукмарада

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Кукмара муниципаль районына килде. Республика лидеры Түбән Казаклар авылында “Урал” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы территориясендә булды. Биредә аны Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Кукмара районы башлыгы Сергей Дмитриев һәм “Урал” кооперативы җитәкчесе Газинур Хәбибрахманов каршы алды.
Күпьеллык үлән кырларын күздән кичергәч, Татарстан Президенты урып-җыю эшләрендә катнашучы механизаторлар, агросәнәгать комплексы башлыклары һәм инвесторлар, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашып сөйләште.
Кукмара районында бөртеклеләр 30 мең гектарда чәчелгән, бүгенгә мәйданнарның 70 проценттан артыгында ашлык суктырылган. 70 мең тонна чамасы ашлык җыеп алынган. Уртача уңдырышлылык гектарыннан 31,6 центнер тәшкил итә.
Биредә кырда эре авыл хуҗалыгы хуҗалык күргәзмәсе урнаштырылган иде. Президент игътибарына быелгы уңыш ашлыгы, төрле тамыразыклар, җиләкләр, җимешләр һәм яшелчәләр, бал, кайнатма тәкъдим ителде
Кырдан соң Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар “Урал” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы мегафермасына юл ала. 1000 баш савым сыерга исәпләнгән әлеге объект быел төзелеп бетте. Комплекс 3 бинадан гыйбарәт: 500әр баш сыерга исәпләнгән 2 торак һәм саву корпусы.
“Урал” кооперативы районда гына түгел, бөтен республикада иң эреләрдән санала. Савым сыерлар көтүендә 2,5 мең баш терлек исәпләнә. Районда барлыгы 27,6 мең эре мөгезле терлек бар
Мегаферманы караганнан соң, Татарстан Президенты район кырларын очкычтан карап уза.
Бирегә сәфәренең икенче өлешендә район үзәгендә Рөстәм Миңнеханов республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин һәм ТР Президенты карамагындагы Татарстан дәүләт торак фонды башлыгы Тәлгать Абдуллин белән 21 фатирлы йортка күченүе тантанасында катнаша.
Соңрак ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман Рөстәм Миңнеханов өчен Нурминка елгасы яры буйлап экскурсия уздыра. Ул республиканың “Су саклау зоналарын уңайлату” программасы кысаларында яңартылган.
фото: https://vk.com/hezmetdani
сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Мин үземне яратам! (хикәя)
Соңгы комментарийлар
-
19 гыйнвар 2021 - 12:03Без имениУзена килешканен таба гына алмый индеЗәйнәбкә кызыл иннек нигә кирәк?
-
18 гыйнвар 2021 - 18:58Без имениАнвэрне ул яратмаган дус кына итеп Кабул иткэн бергэ булсалар да Тора алмаслар идеТиң ярым һәрвакыт янымда булган
-
18 гыйнвар 2021 - 11:14Без имениАВЫР КАЙГЫГЫЗНЫ УРТАКЛАШАМ'МИНЕМ БАШТАН УТТЕ БИК АВЫР ЯКЫННАРНЫ АМИНЮГАЛТУ..УРЫННАРЫ ОЖМАХТА БУЛСЫН!УЗЕГЕЗГЭ ТУЗЕМЛЕК ХЭМ САБЫРЛЫК!🙏🙏АМИН!!Әнвәр Нургалиев гаиләсендә зур кайгы
-
18 гыйнвар 2021 - 12:44Без имениБик гыйбрәтле, җиңел укыла торган, уйлата торган хикәя. Рәхмәт авторгаНик ашыктың?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.