Логотип
Яңалыклар

Россиянең 3 төбәгендә мәктәпләр читтән торып укуга күчә

Мәскәү укучыларын көзге каникулларга җибәрделәр. Алар быел кабат сыйныф бүлмәләренә әйләнеп кайтырмы?

Бүгеннән Мәскәүдә мәктәп укучыларын ике атналык каникулларга җибәрделәр. Каникулдан соң башкала укучыларын кабат читтән торып уку форматына күчерәчәкләре турында да мәгълүматлар бар. Әлеге чаралар коронавирус инфекциясенең яңадан күпләп таралуы белән бәйле.
Россиянең мәгариф министры урынбасары Виктор Басюк белдерүенчә, бүгенгә өч региондагы мәктәпләрне читтән торып укуга күчерү турында сүз бара. «Ләкин алга таба ничек буласын фаразлау әлегә кыен, чөнки авыруга бәйле ситуация төрле төбәктә төрлечә. Без үзебездә булган мәгълүматларны тикшерәбез, бүген ул – Сахалин, Ульяновск өлкәсе. Һәм төгәл расланган мәгълүмат – Мәскәү», – дип яза «Интерфакс» РФ Мәгариф министрлыгына сылтама белән.

Соңгы тәүлектә Россиянең 84 төбәгендә коронавирус йоктыруның 10 888 яңа очрагы теркәлгән. Иң зур күрсәткечләр, элеккечә, Мәскәүдә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар