Россиялеләр Әлмәткә килеп тавыш бирә

Иртәнге сигездә ачылган тавыш бирү участокларына сайлаучыларның яхшы кәеф белән килүләре куандыра. Шундыйлар арасында Әлмәт шәһәре һәм районы башлыгы Айрат Хәйруллин да бар. 5 нче гимназиядә урнашкан 781 нче сайлау участогына килгән җитәкче башка сайлаучылар кебек үк теркәү һәм тавыш бирү процессын узганнан соң Әлмәт массакүләм мәгълүмат чаралары журналистларының сорауларына җавап бирде, дип яза районның "Әлмәт таңнары" электрон матбугат чарасы.

"Бүген искиткеч шәп һава торышы, шундый ук кәеф тә. Шәхсән үзем күпсанлы актив әлмәтлеләргә кушылып, ышаныч белдергән сәяси партия һәм партияне тәкъдим иткән вәкилгә тавыш бирергә килдем. Мин ышанам – бүген безнең район һәм шәһәр халкы сайлаган һәм сайлаячак мөмкинлек якты киләчәккә илтәчәк. Гомумән, сайлауларда катнашу – ул һәр кешенең граҗданлык бурычы дип саныйм. Чөнки бары тик шул юл аша без илебезнең киләчәген билгелибез", – диде Айрат Хәйруллин бердәм сайлау көненә булган фикерен белдереп.

Әлмәт территориаль сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Татьяна Ершова сәгать көндезге 12 гә булган мәгълүматлар белән таныштырды, дип яза районның "Әлмәт таңнары" электрон матбугат чарасы.

Аның әйтүенчә, районда тавыш бирүчеләр саны бу вакытка күбрәк теркәлгән. Быел тавыш бирү таныклыгы белән сайлау участогына килүчеләрнең саны артуы күзәтелә. Алар Әлмәткә республика һәм Россиянең төрле төбәкләреннән командировкага, эш белән яки кунакка килүчеләр. Көндезге сәгать 12 гә шундый 267 кеше тавыш биргән инде.

Иң күп тавыш бирүчеләр яңа микрорайоннарда төзелгән сайлау участокларында күзәтелә. Мисал өчен, 24 һәм 25 нче мәктәпләрдә урнашкан сайлау участокларында сайлаучылар активлыгы югарырак, диелә хәбәрдә.

чыганак - http://tatar-inform.tatar

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Оясында ни күрсә... Оясында ни күрсә ...Очканында шул булыр. Халкыбызның буыннан-буынга күчеп килгән әлеге мәкале бүген дә үзенең актуальлеген югалтмый. Ә очар өчен һәр кешегә ныклы канатлар, кайтырын сагынып көтә торган нигез кирәк. Бала өчен ул башта ата-ана йорты булса, үсә төшеп насыйбын очраткач, үз өенә әверелә. Бүгенге геройларыбыз Земфира һәм Рамил Әхмәтшиннарның йорты да хәзер туганнарны гына түгел, балаларны, оныкларны бергә туплый торган җылы учак булып тора.
    2718
    28
    251
  • Үгиләр... Илзирә бүген әбисенә төшеп китте. Әнисенә үпкәләде. Үз әтисе үлеп, икенче иргә кияүгә чыкканнан соң әнисе ике арада өзгәләнә: бер яктан балалары, икенче яктан яңа ире. Ир – ир инде ул. Ничек Илзирәгә ышанмый әнисе?! Ана кеше иренә түгел, кызына ышансын өчен нәрсә эшләргә кирәк бу Хариска? Башка чыдар хәле калмады бугай кызның...
    7433
    2
    108
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 27 октябрь 2021 - 02:02
    Без имени
    Рэхмэт🙏🙏🙏👍👍👍
    "Хатын-кызларны күралмый башлаган идем..."
  • 26 октябрь 2021 - 21:51
    Без имени
    Урыс, татар, дип аермау - диннән ерак булудан килә. Милләт тә шулай югала инде.
    Язмыш шаяруы
  • 26 октябрь 2021 - 19:22
    Без имени
    Гомер буе үзе дә буталчык яшәгән, язма да шулай. Һәр кемнең үз юлы, язмышы. Киңәш сорар киләләр дип арттырып та җибәрәсез. Кем кемнән сорап чыга соң ул?! Сез ханым үәегезне бик диндар, акыллы, гел хәзрәт белән генә киңәш итеп яшәгән кеше шикелле кыланасыз. Язмагыз ышандырмады. Бәлки башка кешеләр язарлар
    Язмыш шаяруы
  • 26 октябрь 2021 - 15:49
    Без имени
    Экият
    Җәннәт... Иреңнең аяк астында
  • 26 октябрь 2021 - 12:46
    Без имени
    Нәфисә ханым да август аеннан бирле караңгы гүрдә..... Кабере нур белән тулсын.Бездән риза булып ятсын.
    Сыналган мәхәббәт
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан